Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арткан

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7112 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә республикада 25 яңа очрак теркәлде», — диде ул.

Баш санитар табиб сүзләренә караганда, республикада коронавируска барлыгы 720 309 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 658 граждан медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 20 кешенең Covid-19 авыруыннан дәвалануы турында әйтте.

 


Фикер өстәү