Татарстандагы белем бирү йортларында коронавирус йоктыруның 19 очрагы теркәлгән

Уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.

Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак каралмый һәм куркыныч тудырмый. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.

Республиканың баш санитар табибы ассызыклап үткәнчә, балалар һәм мәктәп, югары уку йортлары хезмәткәрләренең авыруының берничә очраклары булу — закончалыклы, һәм аның бернинди куркынычы юк. Авыру таратучылар гына куркыныч, дип билгеләп үтте Патяшина.

«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — ди җитәкче.

 


Фикер өстәү