7 бала анасы Гүзәл Гыйләҗетдинова: «Мин гаиләне сайладым»

Гүзәл Гыйләҗетдинова белән Җәләл Күчүккара җиде бала тәрбияли. Үзләре дә унау үскәч, төрек егете Җәләл күп бала үстерү хакында уйламый да. Хатынына да әйтеп куя, күп баланы аякка бастыру авыр, безгә дә җиңел булмады, ди. Гүзәл ханым исә ишле гаилә турында балачактан ук хыяллана.

– Мине әбием үстерде. Әти-әнием бик иртә вафат булдылар. Әби бик таләпчән иде. Яхшы укымасаң, мәктәптә вакыт уздырып йөрмә, дип кенә әйтә иде. Тырыштым, укуны яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Тик хыялдагы Казаныма китеп булмады. Язмыштыр инде, Алабуга педагогика институтына укырга кердем, – ди сөйли Гүзәл ханым. – Аның каравы анда бәхетемне таптым. Үзем кебек Казан дип хыялланган, әмма язмыш җилләре Алабугага китергән Җәләл белән таныштым. Ул миңа бик ошады. Чиста йөрәгенә, яхшы күңеленә кызыктым. Һәм ялгышмадым. Җәләлгә кияүгә чыккач, бөтен кеше шаккатты. Чит ил кешесе, имеш, байлыгына кызыккан, диючеләр дә булды. Әмма ул чакта Җәләлнең бернинди байлыгы да юк иде. Мин бу хакта уйламадым да. Аның кешелекле булуы, хатын-кызга карата җылы мөнәсәбәте күңелемне яулады. Ул минем өчен барысына әзер иде. Әле дә шулай. Бер елмайсаң, шул җитә, ди. Тик мин сирәк елмаям шул.

Гүзәл белән Җәләл барыбер үз дигәннәренә ирешә: 2002 елда Казанга күченеп киләләр. Гүзәлнең әбисе дә алардан калмый. Кияү әбигә соңгы көннәренә кадәр кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша. Гаилә ул чакта Биектау районында йорт сала башлый. Әбиләрен алып барып, нигезләрен күрсәтергә өлгерәләр. Хәер-фатихасын алып калалар. Үләр алдыннан әбиләре бер теләген җиткерә: «Мине Җәләл авылга кадәр үзе озата кайтсын». Кияү вәгъдәсен үти.

Олы кешенең риза-бәхиллеге аркасында алар бүген бөтен тормышта яши. Үзләре дә шулай ди. Тормышта нинди генә авырлык килеп чыкса да, Аллаһы Тәгалә җаен китереп чыгара, ди алар. Җәләл белән танышкач, Гүзәл төрек телен өйрәнә, әкренләп дингә килә.

– Ирем кушуы түгел иде бу. Күңелемне тыңладым. Балаларымны да Ходай бирә торды, Җәләл кабул итеп алды. Бүген мин – бик бәхетле әни. Олы кызым Назлыгөлгә – 18 яшь. Ул Казан кооператив институтында укый. Адил улым белән Йосыф Казанның 112 нче мәктәбендә белем ала. Кызым Мераль Нурсәл Казанның 4 нче интернат-гимназиясендә укый. Кәрим – Биектау мәктәбендә, Гөлсем, Зөһрә балалар бакчасына йөри. Гөлбахар кызым белән мин өйдә утырам. Кечкенәбезгә 3 яшь тула.

Татарстан кызын Төркиядә дә бик җылы каршы алалар. Гүзәлне аеруча Җәләлнең әнисе якын итә. Каршына утырта да бик озак карап тора.
– Безнең телдә сөйләшүче, нәкъ үзебезгә охшаган бу кызны каян таптың, дип аптырады. Пандемиягә кадәр Төркия­гә еш бардык. Балаларым да әтиләренең туганнарын бик якын итә. Минем дә хөрмәтем зур, – ди Гүзәл.
Күп бала үстерү җиңел түгел. Балалары бәхетле, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен әти-әниләре бик тырыша.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кайчандыр минем хакта, берәр галимә булыр, гаилә кормас, карьера дип яшәр, дигәннәр иде. Әмма мин гаиләне сайладым. Мин шуның белән бәхетле дә! Янә­шәмдә әни дип өзелеп торучы са­бый­ла­рым, «җаным» дип кенә торган ирем бар, – ди Гүзәл. – Иң мөһиме – ярату. Гаиләдә тынычлык, бәхет хөкем сөрсә, сабыйларның үскәнен сизми дә каласың. Ул-кызларым тырышып укый, төрле бәйгеләрдә җиңә. Мин исә алар белән горурланам! Бү­генге тормышыма күз тимәсен, дип телим.

Сүзгә, ниһаять, Җәләл әфәнде дә кушыла.
– Шушы араларда хатыным авырып алды. Дөньяда иң зур байлык саулык икәненә тагын бер кат инандык. Бик борчылдым, Гүзәлгә исәнлек теләдем. Шөкер, бар да артта калды. Башка сынаулар килмәсен иде, – ди ул.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү