Кибетләрдә бананга кытлык башланырга мөмкин

Эквадорда вулкан ату сәбәпле Россиядә, Европа һәм Якын Көнчыгыш илләре кибетләрендә банан кытлыгы килеп чыгарга мөмкин.

Эквадорда Сангай вулканы ату аркасында илдә 55 мең  гектар мәйданда банан агачларына зыян килгән. Уңышның ким дигәндә 30 проценты югалтылачак, дип чаң суга дөнья басмалары. Вулкан көле, тартмага салып исәпләгәндә, миллион ярым җимеш тартмасын харап иткән. Бу чит илләргә чыгарыла торган продукция күләменең  25-30 процентын тәшкил итә икән.

Хәзерге вакытта эшчеләр бананнарны саклап калу буенча күп көч куйса да, уңышның ким дигәндә 30 проценты югалачак, дип бара белгечләр. Ә моннан иң элек Россия, Европа һәм Якын Көнчыгыш илләре зыян күрәчәк, чөнки Эквадор шушы илләрне җимеш белән тәэмин итеп килә.

Сангай вулканы 20 сентябрьдә ата башлаган. Аның төтене 10 чакрымга кадәр биеклеккә күтәрелгән. Барлыгы 83 мең гектар мәйданда торак йортлар һәм кыр-басулар көл белән капланган.  Тирә-якка таралган төтен һәм көл аркасында Гуаякиль шәһәрендәге халыкара аэропорт ябылган.


Фикер өстәү