Пенсия турында 5 сорауга ҖАВАП

Пенсия мәсьәләләре буенча сорауларга Россия Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова җавап бирә.

Пенсия фондына студентлар нинди белешмә тапшыра?

– Туендыручысын югалткан буларак пенсия алучы студентларга уку йортыннан Пенсия фондына махсус белешмә тапшырырга кирәк. Пенсия фонды яңа гына укырга кергән беренче курс студентларыннан да белешмә көтә. 18 яше тулган студент бала тәрбияләүче пенсия яшендәге ата-аналарга сентябрь аеннан ук өстәмә акча каралган.

Исегезгә төшерәбез, пенсионерга мондый түләү аның карамагында балигълык яшенә җитмәгән бала булганда, ул мәктәпне тәмамлап уку йортының көндезге бүлегендә белем алуын дәвам иткән очракта билгеләнә. Акча студент 23 яшькә җиткәнче бирелә. Пенсия бүлегенә белешмәдән тыш, студентка нинди матди ярдәм күрсәтелүен дәлилләүче документларны (түләү чеклары, квитанцияләр) дә тапшырырга кирәк.

Пенсия кайчан индексацияләнә?      

– Пенсионер эштән киткәннән соң, икенче айның береннән индексация исәпләнелә башлый. Ә тулы күләмдәге пенсия дүртенче айда килеп җитә, анда алдагы өч ай өчен өстәмәләр дә кушыла.

Әйтик, пенсионер эштән август аенда киткән икән, индексация ясалган пенсияне декабрь аеннан алачак һәм шуңа сентябрь, октябрь, ноябрь айлары өчен дә өстәмә күчереләчәк. Эштән киткәч, индексация ясату буенча Пенсия фондына барырга кирәкми, ул эш автомат рәвештә башкарылачак.

“Мир” картасына ничек күчәргә?

– Быел 1 октябрьдән пенсияләр һәм социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчереләчәк. Пенсионерларның байтагы элеккеге карталарын “Мир” картасына алмаштырды инде.

Тик әле күчеп бетмәүчеләр дә бар, аларга ул эшне 1 октябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Аның өчен пенсия акчасы күчерелүче банкка барып, яңа карта ясатырга гариза тапшыралар. Ул картага да пенсия элеккечә, ияләнгән вакытта күчереләчәк. Пенсия күчерә торган банклар “Мир” картасын түләүсез ясый һәм картага бушлай хезмәт күрсәтә. Картаны алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән икән, дәүләт хезмәтләре яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша шул хакта гариза юллыйлар яки реквизитларны яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә хәбәр итәләр. Пенсиясен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучыларга яисә банк счетына (сберкнижка) күчертүчеләргә “Мир” картасын алырга кирәкми.

“Кайнар линия”гә ничек шалтыратырга?

– Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге контакт-үзәге операторларының телефон номеры үзгәрде. Хәзер белгечләргә 8-800-600-0-357 номеры аша чыгалар.

Пенсия фондына сораулар, гозерләр булганда элек республика халкы күп каналлы номерга (8 843 279-27-27) шалтырата иде. Контакт-үзәк телефоны 2016 елдан гамәлдә. Шуннан бирле 600 меңнән артык шалтырату булган. Белгечләр көн саен якынча 120 шалтырату кабул итә.  Һәр сөйләшү яздырып барыла һәм базага кертелә.

Үзмәшгульләргә пенсия иминияте кертеме күчерергә кирәкме?

–  Мондый категория 2020 елда гына барлыкка килде. 1 июльдән гамәлгә кергән закон нигезендә, үзмәшгульләргә Пенсия фондына иминият кертеме күчерү мәҗбүри түгел. Әмма теләүчеләр аны ирекле рәвештә күчереп барырга мөмкин. Күчереп барган кертемнәр киләчәктә иминият стажын санаганда исәпкә алыначак.

Язманы Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү