Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе Мәһреддин Хәйреддинов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе Мәһреддин Хәйреддинов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстаннан килгән хезмәттәшләренә Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген заманча икътисадый шартларда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру буенча эшләргә кирәк. Делегацияләр алмашу, бер-береңнең мөмкинлекләрен өйрәнү мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елның ноябрендә Үзбәкстан Республикасында (Ташкент, Сәмәрканд) булган, Үзбәкстан Президенты һәм Премьер-министры белән очрашкан.


Фикер өстәү