«Балалар бакчасында веранда да, эскәмия дә юк, ә мөдир кул гына селти»

«Балага бакчада урын юк», «безгә юлламаны ерактан бирделәр», «ремонт кирәк»… Тәрбиячеләр көне, IV бөтенроссия мәктәпкәчә балаларның әти-әниләрен кабул итү көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк бүлекчәсенә әти-әниләр әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте. «Инстаграм» челтәрендә «туры элемтә»дән соң аралашу телефон аша дәвам итте. Тәрбиячеләргә рәхмәт әйтеп, онлайн сәламнәр җиткерделәр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова белдергәнчә, республикада балалар бакчаларына 224 меңнән артык сабый йөри. Балаларның 93 проценты урыннар белән тәэмин ителгән. 22 районда урнаштыру мәсьәләсе буенча проблема юк.
– Улыбызга – 3,6 яшь. Күршедәге бакчалардан урын юк. Аның каравы, 2-3 яшьлекләр бик күп йөри. Без кайчан бакчага барырбыз, – дип язды «Инстаграм» сәхифәсенә Галина Васливанова.
Туры элемтәне алып баручы Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова аңлатуынча, республикада 3 – 7 яшьлек балалар тулысынча диярлек урыннар белән тәэмин ителгән. «Без моны контрольгә алырбыз. Сезнең электрон чиратта ничәнче урында торуыгызны да ачыкларбыз», – диде ул.
Сүзгә Эльвира Измайлова кушылды. Аның әйтүенчә, кайбер әти-әниләр тәкъдим ителгән вариантларны кабул итми, шуңа күрә чират киләсе елга кичектерелә.
Элемтәгә керүчеләр арасында, балаларны бакчага илтү өчен берничә автобуска утырырга туры килә, машинабыз юк, диючеләр дә булды.
– Бәлкем сезгә минем җавап ошап та бетмәс. Безне әти-әниләр икешәр чакрым җәяү илтәләр иде. Юлда барганда аралашып барасың. Хәзер шартлар яхшырган саен әти-әниләргә бакчаның якындагысы кирәк. Шул ук вакытта сезнең электрон чират аша язылып, башка бакчага күчү мөмкинлегегез дә бар. Буш урын булганда анда күчә алачаксыз, – диде Людмила Рыбакова.
Левченко бистәсендәге инвалид балалар өчен бакча бик начар хәлдә икән. «Анда веранда да, эскәмия дә юк. Проблемаларны әйтсәк, мөдир кул гына селти», – диде гозерен җиткерүче ана. Белгечләр әлеге бакчадагы шартларны барып карарга вәгъдә итте.
Әти-әниләрне чыгарылыш кичәләре дә борчый. «Хәзер төркемнәргә күп кеше кертмиләр. Әти-әниләрнең бәйрәмнәргә барлык гаилә әгъзалары белән барасы килә. Бер гаиләдән берәр кеше килә ала. Килүчеләр социаль аралыкны сакларга, битлек кияргә тиеш. Саклык чараларының үтәлүе сезнең өчен кирәк. Май аенда чикләүләр узмаган иде әле, шуңа күрә чыгарылыш кичәләре булмады», – диде белгечләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: www.tatar-inform.ru


Фикер өстәү