Андрей Большаков: «Рөстәм Миңнехановның юлламасы сайлау алды кампаниясендәге максатларына туры килә»

Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының чираттагы утырышы уза. Белгечләр Татарстан Президентының кичәге юлламасы хакында фикер алыша.

Катнашучылар арасында Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, митрополит Феофан, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, КФУ укытучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре бар.

Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановның юлламасы сайлау алды кампаниясендәге максатларына туры килә. Формасы үзгәрсә дә, Президент чыгышында яңгыраган тезислар да шундагы мәсьәләләрне, вәгъдәләрне чагылдырган.

— Төп тезис: икътисадның кеше өчен булуы. Беренче планга социаль проблематика чыкты, башка мәсьәләр дә игътибарсыз калмады, — диде белгеч.


Фикер өстәү