«Татарча диктант»та ничек катнашырга?

«Татарча диктант» акциясе иртәгә, 26 сентябрьдә, сәгать 11.00дә башлана. Катнашырга теләгән кешегә «ТНВ-Татарстан» яки «ТНВ-Планета» телеканалын кабызырга кирәк булачак.

Башта профессор Фоат Галимуллин татарстанлылар өчен Ибраһим Гази әсәреннән өзек укый. Эстафетаны алып баручы Илдар Кыямов дәвам итәчәк – ул Россия төбәкләре өчен Нәби Дәүли әсәреннән өзекне укыячак. Акцияне Афзал Шамов хикәясеннән өзек белән җырчы Филүс Каһиров төгәлләячәк. Диктант текстын ул чит илләр өчен укыячак.

«Татарча диктант»та ничек катнашырга?

1) ирекле рәвештә diktant.tatar сайтына керергә;

2) бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларын яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызырга;

4) диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яки яхшы сыйфатлы фотография ясарга) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки «ватсап» номерына җибәрергә.

– Татарстан өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры: +7 953-483-77-11;

– Россия төбәкләре өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры : +7 903-066-70-12;

– чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры: +7 937-405-21-28.


Фикер өстәү