Татарстанда волейбол ярышлары башлана

Республикада пандемия аркасында туктатып торылган волейбол ярышлары яңартыла. Уеннар барлык санитария-эпидемиологик таләпләрне үтәү нигезендә уздырылачак. Бу хакта Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышында Дәүләт Советы Рәисе, әлеге оешманың президенты Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Без Мәктәп волейбол лигасының муниципалитетлар тарафыннан актив төстә хуплануын телибез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дистәләрчә, меңнәрчә баланы әлеге спорт төренә җәлеп итү өчен мәктәп директорлары, физкультура укытучылары белән эшләүне көчәйтергә кирәк”.
Волейбол федерациясе директоры Мансур Кәримов әйтүенчә, быел калган өч айда Студентлар волейбол лигасы, Студентларның спорт клублары ассоциациясе, Мәктәп волейбол лигасы һ.б кысаларында волейбол буенча күп кенә ярышлар уздырылачак. Утырышта тренерлар әзерләү турында да фикер алыштылар.


Фикер өстәү