Балтач гаиләсе Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Балтачта яшәүче Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар “Ел гаиләсе” Бөтенроссия бәйгесендә “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңүче дип танылган. “Заһидуллиннар гаиләсе авылдашларына үрнәк булулары белән жюри әгъзаларын әсир иткән. Рөстәм 2010 елдан бирле районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә җитәкчелек итә. Хатыны Лилия Балтач районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли”, – дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Җиңүчеләрнең үзләре әйтүенчә, аларның гаилә бәхете бер-береңне ярату, аңлау һәм барысын да бергәләшеп эшләргә омтылудан тора. Бәхетле гаилә пары өч улларын да шул рухта тәрбияләргә тырыша.
Җиңүчеләрне бүләкләү 29 ноябрь – Әниләр көнендә Мәскәүдә узачак.


Фикер өстәү