Дәүсовет утырышында: бала хокукларын яклаучы ханым, яшәү минимумы, пандемия турында

Дәүсоветның 15 нче утырышын көтеп алдык. Чөнки анда Татарстанның Бала хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил кандидатурасын карарга тиеш иделәр. Ә кандидат Ирина Волынец турында интернет челтәрләрендә колакны сагайтырлык язмалар чыкты.

Язмаларның кыскача эчтәлеге болайрак. Ирина Волынец – моннан өч ел элек мәктәпләрдә икенче дәүләт теле булган татар телен укытуга теш-тырнагы белән көрәш башлаган кеше. Имеш, инде менә 20 ел буе Татарстан балаларына рус теле буенча гыйлем алырга комачаулап килә. Совет чорына кайтырга, Татарстан мәктәпләрендә милли телләрне факультатив дәрес буларак кына укытырга кирәк, дип шаулаган, ата-аналарның татарча укытуга каршы фикерләрен «себереп-җыеп» хакимият органнарына җиткерә барган.

Дәүсовет утырышы барышында шактый кыланмышларын искә төшерделәр. Депутат Рамил Төхфәтуллин аның татар телен укытуга каршы көрәшеп йөрүеннән тыш, Мәскәү телевидениесендә барган тапшыруларның берсендә музыка астында чишенүен дә хәтерли булып чыкты. Соравы сак кына, итагатьле генә иде аның. Янәсе, мондый әхлакый сыйфатлар бала хокукларын яклау буенча эшчәнлегендә комачауламасмы?

Алдан ук әйтеп куйыйк: Ирина Волынец бер генә сорауга да туры җавап бирмәде диярлек. Рамил Төхвәтуллинны да «Туган телне белсәң, тормышта күп нәрсәләргә ирешергә була», – дигәнрәк сүзләр белән тынычландырды. Депутат Азат Хамаевның: «Сез ике дәүләт телен дә белергә тиеш», – дигән сүзләре дә һавада асылынып калды. Депутат Ркаил Зәйдулла, заманында аның бер журналда чыккан язмасын искә төшереп: «Үз эшегездә әдәби эшчәнлекне дәвам итәрсезме?» – дип төрттергән иде, әмма тәгаен генә җавап ишетмәде. Нәтиҗәдә Ирина Волынец өчен депутатларның 74е тавыш бирде, 6сы – каршы, 4е битараф иде.

Ул – дүрт бала әнисе. Шунысы кызык: әнисе – татар, әтисе урыс булган Ирина Волынец бала чагында ике телне дә камил белгән икән бит. Моны ул үзе әйтте. Татар теле, аны укыту мәсьәләсендә үзенең элекке карашларыннан да ваз кичә алыр дип өметләник…

Сессия утырышында каралган тагын берничә мәсьәләгә тукталыйк. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2021 елга пенсионерларның яшәү минимумы буенча төбәк коэффициентын билгеләү турында чыгыш ясагач, депутат Артем Прокофьев сүз алды. Ул бездә яшәү минимумының инде 5 ел буе үзгәрмәвеннән риза-бәхил түгел иде. Федераль яшәү минимумы гел үсә, ә бездә ул гел элекке күләмдә кала: төп-төгәл 8232 сум. Депутат әйтүенчә, пенсионерларның яшәү минимумы күләме буенча без Идел буе федераль округында 13 урында икән. Нигә бәяләр үсүе, инфляция исәпкә алынмый? Без халык күзенә ничек карарбыз? Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бераз аптырашта иде. Депутат сүзләрен кире какмады ул. Бары тик пандемия афәтенең икътисадка шактый зыян китерүен искә төшереп: «Быел планканы күтәрү бик җиңел булмас», – дип кенә куйды.

Ачыклык кертү өчен әйтик инде: яшәү минимумын билгеләү кадерле пенсионерларыбызга федераль өстәмәләр түләү өчен кирәк. Ягъни яшәү минимумы 8232 сумнан ким була икән, Мәскәү аны шул санга җиткерәчәк. Һәм коэффициент исәпләү формуласын да федераль үзәк тәкъдим итә.

Эльмира Зарипова да: «Федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр булса, аларны үзебезгә дә кертербез», – диюдән артыгын әйтә алмады. Ул хаклы иде. Яшәү минимумына кагылган «уен кагыйдәләре»н безгә Мәскәү тәкъдим итә булып чыга.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина чыгышы да уйландырырлык иде. Депутатларны пандемия нәтиҗәсендә яңа чикләүләр кертелерме-юкмы икәнлеге кызыксындырды. Хәер, бу зәхмәт хәзер бөтен халыкның уенда һәм телендә. Депутат Илшат Әминов, бүгенге көндә, мәсәлән, Башкортстанда биш район, ике шәһәр ябылган, мондый хәл безгә дә янамый микән, диде. Марина Патяшинаның җавабын «Ходай сакланганны саклар»га кайтарып калдырып буладыр, мөгаен. Әйе, таҗвирус куркынычы бетмәгән, шуңа күрә бөтен саклану чараларын күрергә, иркенәеп калмаска кирәк. Әлеге чараларны санга сукмаучыларга салынган штраф күләме инде 5 млн сумнан артып киткән икән. Шул ук вакытта баш санитар врач сезонлы авыруларга вирус инфекциясе өстәлүнең шактый куркыныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген искә төшерде. Бу уңайдан, сентябрь-октябрь айларында вакцинация ясауны 60 процентка җиткерергә кирәк, диде. Инде 470 мең кешегә прививка ясалган икән.

Оештыру мәсьәләләренә килсәк, утырышта Татарстанның Конституция судына 3 яңа судья сайланды. Алар – Гүзәл Удачина, Марат Хәйруллин һәм Фәнис Мусин. Конституция суды Рәисе урынбасары итеп  Эльмира Мостафина билгеләделәр. Вәкаләтләре тәмамлану сәбәпле, элекке судьялар Рәисә Сәхиева, Людмила Кузьмина һәм Артур Шакараев үз вазыйфаларыннан азат ителде.

Риман Гыйлемханов

Фото: prav.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү