Казанда иң яхшы инспекторны ачыкладылар

ЮХИДИ идарәсендә «Иң яхшы юл-патруль хезмәте хезмәткәре» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Ярыш финалына җирле ике этап буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 15 инспектор чыкты. Хөкемдарларга алар Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, утлы коралдан ату осталыкларын күрсәтте.

 

Моннан тыш полиция хезмәткәрләре «Хокукый әзерлек», «Медицина әзерлеге», «Физик әзерлек» кебек этаплар аша үтте. Погонлы егетләр «Физик әзерлек» этабы кысасында көрәш алымнарын күрсәтте, йөгерү, турникта тартылу буенча көч сынашты.
Барлык этаплар йомгаклары буенча Казан шәһәренең ДПС инспекторы полиция лейтенанты Ленар Шаязданов «Иң яхшы юл-патруль хезмәте хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – Казаннан Динар Ильясов белән Илшат Әхмәтов.


Фикер өстәү