Евро бәясе 2016 елдан бирле беренче тапкыр 91 сумнан артып китте

Долларга карата рубльның бәясе кимү Европа валютасына карата кимүне дә тизләтте. Бу хакта Мәскәү биржа мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, Европа валютасы курсы 17:06 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән) 2016 елның февраленнән беренче тапкыр 91,01 сумга кадәр күтәрелде. Үз чиратында, доллар курсы 78,2 сумнан артып китте (2 апрельдән беренче тапкыр).

Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе ноябрь аенда 0,8 процентка — 41,6 долларга кадәр кимегән.


Фикер өстәү