Россия кинотеатрларында кагыйдәләр үзгәрә

Киләсе елдан Россиядә сеанслар һәм чаралар вакытында кинотеатрлар, стадионнар, музейлар һәм башка мәдәни-тамаша һәм агарту учреждениеләре ишекләрен бикләүне тыячаклар. РФ Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

«Чара үткәрү вакытында керү ишекләрен һәм эвакуация чыгу юлларын ачкыч белән бикләү тыела», — дип хәбәр ителә янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләрендә.

Яңа кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Алар нигезендә сеанслар алдыннан тамашачыларга янгын вакытында куркынычсызлык чаралары турында да сөйләячәкләр. Хәбәр итү видеоролик трансляцияләү яки сөйләм рәвешендә башкарылачак.

 


Фикер өстәү