Казанда 15 яшьлек укучы үз-үзенә кул салган

Казанда укучы яшүсмер суицидыннан соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Фаҗига 24 сентябрьдә Декабристлар урамындагы йортларның берсендә була. 15 яшьлек малай үз өендә үз-үзенә кул салган.

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, абыйсының гәүдәсен 12 яшьлек сеңлесе тапкан. Шулай ук мәктәп укучысының телефонында үлем алдыннан язма калдыруы да мәгълүм, әмма аның эчтәлеге игълан ителми.

Кичә фаҗига факты буенча «Үз-үзенә кул салуга җиткерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

«Тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды», — дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

 


Фикер өстәү