Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы тынычлану өчен сәбәп түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын коронавирус очраклары азаю тынычлану өчен сәбәп түгеллеген искәртте. Татарстанлыларга саклану чараларын элеккечә үк катгый үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган бүгенге киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Россиядә коронавирус белән зарарланганнарның артуы күзәтелә.

«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3%. Без Россиядә дә, округта да позитив урын алып торабыз, ләкин бу безнең тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, безне грипп белән авыру артуы көтә, гәрчә без вакцинация уздырсак та. Хәзер икенче транш вакцина көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук вазыйфаи затларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен катгый җәзаларга чакырды.

«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән барлык чаралар да йомшарырга тиеш түгел, дип саныйбыз. Битлек кию, кул юу, гриппка каршы вакцинация, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү