«Татарча диктант»ның төп офлайн-мәйданчыгында 150дән артык кеше җыелды

Бүген бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар «Татарча диктант» язып, тел белемнәрен тикшерде. Быел акция онлайн форматта үтте, шулай да, офлайн мәйданчыкларга килеп язу мөмкинлеге дә бар иде.

Казандагы төп мәйданчыкка (КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты) 150дән артык кеше килгән иде. Алар «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалындагы туры эфирны тыңлап, Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне язды. Татарстанлылар өчен диктантны профессор Фоат Галимуллин укыды.

Катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкче Данис Шакиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан Дәүләт думасы депутаты Марат Бәриев, республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм башкалар бар иде.

Татар телен үстерү комитеты җитәкчесе Марат Әхмәтов, «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Алар диктантны Татарстан Милли китапханәсендә язды. Республика вице-премьеры Васил Шәйхразыевны исә диктантны өендә генә язган, дип хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү