КФУ: Тулай торакны ремонтлауга пандемия комачаулады

Элегрәк социаль челтәрләргә куелган һәм кулланучыларда канәгатьсезлек уяткан тулай торакның фотосурәтләре КФУның Бутлеров ур., 6 адресы буенча урнашкан студентлар шәһәрчегендә ясалган булган. Бина шундый хәлдә, чөнки җәй көне анда чит ил студентлары яшәгән һәм ремонт ясау мөмкинлеге булмаган. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

«Әлеге тулай торак коридорларында ремонт эшләре 2020 елның июль-август айларында, җәйге каникул чорында планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында якын һәм ерак чит илләрдән 4000нән артык чит ил студенты Россиядән китә алмады. Шул ук сәбәпле, әлеге тулай торакта 400гә якын чит ил студенты яшәде. Шунлыктан ремонт эшләрен башкару вакытын 2020-2021 елның көз-язына күчерү турында карар кабул ителде», — диелә хәбәрдә.

Бинаны 2015 елдан бирле ремонтлыйлар. Анда инде тәрәзәләр, яктырту җиһазлары алмаштырылган,санузеллар, кухня яңартылган. Соңгы елда 4нче каттан 9нчы катка кадәр уң һәм сул як тамбурлар ремонтланган, кухняларда, душ һәм санузелларда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүнең магистраль торбаүткәргечләре тулысынча алмаштырылган, түбәгә агымдагы ремонт ясалган.


Фикер өстәү