Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ: «Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый»

Быел табиблар зур сынау узды. Ковид-19 вирусы медицина хезмәткәрләренә нинди сабак бирде, системада нәрсәне үзгәртте? Чикләүләрдән соңгы чорда планлы медицина ярдәме күрсәтү ничек башкарыла? Беренчеләрдән булып вакытлыча госпиталь ачылган, өлкән яшьтәге катлаулы авыруларны кабул иткән Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «ВТ» хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.

 

– Коронавирус инфекциясе башлангач, Республика клиник хастаханәсе базасында беренчеләрдән булып вакытлыча госпиталь ачылган иде. Ул чордагы эшчәнлек буенча нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Моны белгечләр иңенә төшкән җитди сынау дип тә әйтеп була. Без сынатмадык. Беренче көннәрдән коллективны туплап, күмәк эшне оештыра алдык. Ковидка каршы көрәшкәндә бердәмлек аеруча мөһим. Әлеге эшкә керешкәндә бездә бер генә  инфекционист та юк иде һәм барыбыз да шуңа тиз арада әзерлек үттек. Һәр белгеч зур җаваплылык тоеп эшләде. Тик барысы да ул көннәрдә элеккеге режимга кайту, һөнәри эшчәнлекне дәвам иттерү уе белән яшәде. Август азагында вакытлыча госпиталь ябылды, 31еннән травматология үзәге шул өлкә буенча ярдәмгә мохтаҗларны кабул итә башлады.

– Хәзерге эшчәнлектә үзгәрешләр бармы? Әйтик, пациентларны кабул итү  вакыты озынаймадымы, дистанция саклау өчен ятак урыннар киметелмәдеме?

– Ковид беркая да китмәде, ул һаман да безнең белән икәнен аңларга тиешбез. Икенче дулкынны көтәргә кирәкми, әле беренчесе узмады. Бүтән тын юллары вируслы чирләренә ковид та өстәлде. Гриппка күнгән кебек моңа да ияләнергә туры киләчәк. Өйдә дә, хезмәт урынында да, дәвалау оешмасында да саклык чарасы күрмичә ярамый. Хәзер план буенча кабул ителүче һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиешле пациентлар төрле ишекләрдән үтә, алар бер-берсе белән очрашмый. Дәвалау оешмаларында битлек кияргә, дистанция сакларга туры киләчәк. Хастаханәгә кереп ятарга җыенучылар ковидка тест тапшыра. Тест анализы тискәре булган очракта гына стационарга салабыз. Уңай икән, өстәмә тикшеренүләр үткәрелә. Ковидлы авырулар шулай ук аерым бүлектә дәвалана.

Рафаэль Фирнаялович, әлеге вирус гомумән нинди сабак бирде? Системаны үзгәртергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килмәдегезме? Юкса XXI гасырда яшибез, катлаулы чирләр артта калгандыр, инфекционистларга да кытлык булмас кебек иде. Ковид исә киресен раслады.  

– Инфекционистлар кирәкми, дигән сүз беркайчан да булмады. Вируслар, йогышлы чирләр чолганышында яшәвебезне онытмыйк. Элек йогышлы авырулар сирәгрәк иде. Хәзер үсмерләр бер төрле, хезмәткә яраклы яшьтәгеләр икенче төрле чир белән авырый. Барысының да үзенә генә хас нечкәлекләре бар. Халык дәвалану ысулларын интернеттан эзли, анда исә мәгълүмат күп. Ниндидер билгеләр аша, миндә шул чир, ахры, дип, үзенә диагноз куючылар да байтак. Диагноз куеп кына калмыйлар, дәва да билгелиләр. Белер-белмәс дәвалануның файдага караганда зыяны күбрәк. Ковидны гына алсак та,  табиб белән киңәшмичә, аңа каршы антибиотик дару эчүчеләр шактый булды. Юкса бу вакытта антибиотик булышмады һәм ул вируска каршы препарат саналмый. Аны чирнең башлангыч чорында бөтенләй кулланырга ярамый иде. Вируска бактерия инфекциясе дә кушылып, өзлегү килеп чыкканда, пневмония булганда гына антибиотик билгеләнде. Антибиотикның бер төре  исә вируска каршы торучы даруларның тәэсирен көчәйтте. Бу җәһәттән беренче звено хезмәтендә җитешсезлекләр дә булды. Хезмәткәрләр һәр пациентка аерым игътибар күрсәтергә өлгермәде. Кайчакта диагноз куюда төгәлсезлекләр килеп чыкты. Кайдадыр тест тикшеренүе үткәрүдә соңардылар. Өзлегүләрне дәвалау өчен өстәмә стационар бүлекләр ачарга туры килде. Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче звенога игътибарны арттырды. Сырхауханәләрне кадрлар белән җитәрлек тәэмин итү, хезмәткәрләрнең белемен арттыру бурычы алга килеп басты. Фельдшерларны укыту программасын әзерләдек. Авыл халкы күбрәк алар янына йөри бит. Участок терапевтлары, башка белгечләр дә белемен күтәрә. Хастаханәләрдә тәүлек буе эшләүче колл-үзәкләр барлыкка килде. Хәзер бурыч – кешегә адреслы диспансеризация үткәрү. Кем язгы, җәйге чорда температурасы күтәрелеп, авырып алган, ләкин табибка күренмәгән, үзенчә дәваланган, шуларны ачыклыйсы иде. Ковидны аяк өстендә үткәрүчеләр дә булырга мөмкин. Ковид инфекциясе кан тамырларына зыян салмадымы икән?! Шуның аркасында кан тамырлары тромбозы килеп чыгу да ихтимал. Ул артерияне зарарлап, инфаркт, инсультка китерергә дә мөмкин. Хәзер үк йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының артуын күрәбез. Газета аша халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: диспансеризациядән баш тартмасыннар иде. Шикәр чире, гипертония, онкология  һәм башка хроник чире булганнарга да тикшеренеп торырга киңәш итәбез. Ул чирләргә ковид та кушылса, азагы күңелсез тәмамланырга мөмкин. Сырхауханәләр чирне алданрак ачыклап, кешене вакытында югары медицина технологиясе күрсәтүче үзәкләргә җибәрергә тиеш.

Планлы эшләр тукталып торса да, ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булганда, беркемне дә кире бормадык. Тик чикләүләр чорында кеше дәвалау оешмасына барып җитә алмаган булырга да мөмкин. Чир кискенләшмәсен, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен хәзер белгечкә күренергә кирәк. Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый.

– РКБда ковид башланганчы ук телемедицина ысулы кулланылышка кергән иде. Чикләүләр чорында аның файдасы тидеме?

– Телемедицина – бик әйбәт ысул. Аны бөтен системада җәелдерергә уйлыйбыз. Бер генә мисал: кешене районнан шәһәр дәвалау оешмасына җибәргәннәр ди. Бер анализ әзер булмау аркасында аны кире борырга мөмкиннәр. Телемедицина буенча консультация вакытында ул хакта җентекләп аңлатабыз. Сораулар булганда белгечләр белән аралашырга, киңәшергә участок терапевты заявка бирә. Безгә килгәнче үк пациент белән телемедицина консультациясе үткәрелә. Кайбер очракта шәһәргә барырга да кирәкми. Консультациядән соң район җирендә дәваланалар.

– Тик безнең халык хастаханәдә ятып дәвалануны, шәхсән табиб белән аралашуны өстенрәк күрә һәм шуннан соң гына тереләчәкмен дип уйлый. Бу мәсьәләдә кешенең фикерен ничек үзгәртергә?

– Тулысынча телемедицинага күчәргә җыенмыйбыз бит. Медицина ярдәме күрсәтүдә төрле ысулларны кулланабыз. Телемедицина кешегә ярдәм вакытында күрсәтелсен өчен кирәк. Консультация үткәрәбез, дәва билгелибез, шуннан соң контрольдә тотабыз. Авыруны ялгыз калдырмыйбыз, бер тапкыр күрешкәч, нәтиҗә чыгарып, дәва билгели алабыз. Телемедицинаның да үз таләпләре бар: кешене күрмичә генә, хәлен сорашмыйча гына, бер төймә аспирин эчәрсең дип, телефоннан киңәш биреп утыру түгел ул.

– Сырхауханәгә бармыйча гына үзенчә дәваланучылар артты дидегез. Хәзер социаль челтәрләр аша киңәш биреп утыручылар да күбәйде. Моның да начар йогынтысы булмый калмыйдыр?  

– Кеше үзенчә дәваланганда төрле препаратлар сатып ала. Ул аларны бер юлы да эчәргә мөмкин. Даруларның бер-берсенә ярашу-ярашмавын белми. Берне генә эчсә, зыяны сизелмәве дә ихтимал. Нинди генә дару булмасын, дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк. Чамасын белми эчкәндә дару бавырга да, бөергә дә зыян китерә ала. Социаль челтәрләрдәге киңәшләргә ышанырга ярамый, аның өчен медицина хезмәткәрләре бар. Бәлки, бу хәл халыкның медицина хезмәткәрләренә ышанычы кимүдән, вакытында табибка эләгә алмавыннан да килеп чыгадыр. Фельдшерлар, участок табиблары, район үзәк хастаханәсе баш табиблары барлык мөмкинлекләрне файдаланып, халык белән аралашуга ачык булырга тиеш. Әлбәттә, кеше үзе дә сәламәтлегенә җаваплырак карасын иде.

– Соңга айларда табибларның авторитеты артты, дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Ул төшмәде, элек тә югары иде дип уйлыйм. Мәсьәләне хәл итеп, тиешле карар чыгаручы авторитет санала. Авторитет югары икән, халыкка тәэсир итү көчебез дә зур хәзер. Мин, телефоннан кем генә шалтыратса да, җавапсыз калдырмыйм. Телефон номеры билгеле булмаганда да бигрәк тә. Ул шалтырату артында авыр кайгы ятарга мөмкин. Кеше гомерен саклап калу өчен кайчак бер шалтырату җитә. Дөрес, барысы да бездән генә дә тормый. Кешенең саулыгы 50 процент очракта үз кулында. 10 – 15 процент очракта гына табибларга бәйле.

– Рафаэль Фирнаялович, РКБда җитәкчелек итә башлавыгызга – ике ел. Ковидка кадәр дә зур эшләрегез булды. Киләчәктә нинди үсеш стратегиясе күзәтелә?

– Стратегия ул – әйдәп баручы, алдынгы дип атала. Эшне шулай оештырабыз: һәркем вакытында тиешле медицина ярдәме алырлык булсын. Икенчесе: трансплантологияне тагын да ныграк үстерү. Бөер, бавыр күчереп утыртуда яхшы нәтиҗәләребез бар. Узган ел 13 кешегә бавыр күчереп утыртсак, быел инде 12 пациент шундый ярдәм алды. Хирургия буенча да югары нәтиҗәләргә ирештек. Операцияләрне югары технология буенча зур булмаган тишемнәр аша гына ясыйбыз. Ашказаны, юан эчәклеккә операция ясаганда да шул ысул кулланыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күчмә мобиль сырхауханә комплексы алдык. Аның белән аз кеше яши торган ерак авылларга бару мөмкинлеге бар. Төрле белгечләрдән торган команда көн саен авыл халкына медицина тикшеренүе үткәрә. Авыл кешесе аларны көтеп ала.

– Без кайчан ковидны тулысынча җиңдек, ул бездән китте, дип әйтә алырбыз икән?

– Бу сорауга бүген кайсы белгеч кистереп кенә җавап бирә алыр икән? Ул тирән тын юллары вируслы чиренең бер төре булып калса, аның белән яшәргә өйрәнәчәкбез. Кулны юып йөрергә, температураны үлчәп торырга, дистанция сакларга өйрәндек инде.  Һәрхәлдә, үзебезне кайгыртырга кирәк.


Фикер өстәү