Казан үзәгендә эвакуатор җиңел машинаны төшереп җибәргән (ФОТО)

Казан үзәгендә эвакуатор җиңел машинаны төшереп җибәргән. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә Суворов училищесыннан ерак түгел Подлужная урамында булган.

Эвакуаторда эләктереп күтәртә торган бер чылбыры өзелгән һәм чит ил машинасы алгы бамперы белән асфальтка төртелеп, һавада эленеп калган.


Фикер өстәү