Россиядә аз санлы халыкларның исемлеген төзиячәкләр

2022 елга Россиядә җирле аз санлы халыкларга караган гражданнарның бердәм исемлеген төзиячәкләр. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак.

Әлеге исемлек барлыкка килү белән аз санлы халыклар вәкилләре ташламаларны тизрәк рәсмиләштерә алачак, шулай булгач, аларга үз милләтен раслау өчен документлар пакетын әзерләргә кирәк булмаячак. Мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә вәкаләтле органнар үзләре алачак.

Исемлеккә эләгү өчен кеше гариза бирергә һәм аның аз санлы халыкка каравын раслаучы документларның берсен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка бирергә тиеш.

Россиядә аз санлы 47 төп халык исәпләнә, бу 300 меңнән артык кеше дигән сүз.


Фикер өстәү