Коронавирустан өйдә һәм хастаханәдә дәваланучыларга дарулар бушлай биреләчәк

Яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалану өчен кулланыла торган «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткән иде.

«Бу препарат хастаханәгә салыначак кешеләр өчен, һичшиксез, түләүсез, һәм дәвалау ОМС кысаларында башкарылачак. Күпчелек төбәкләрдә Covid-19 белән амбулатор дәвалануда булган пациентлар да бу даруларны бушлай алырга тиеш», — дип аңлатты ул.

Жаворонков Татарстанда авыруларны дәвалауда бу даруга карата табибларның дәгъвалары булмавын әйтте.

Сүз уңаеннан: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруыннан амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ике препаратны кулланырга рөхсәт итте.


Коронавирустан өйдә һәм хастаханәдә дәваланучыларга дарулар бушлай биреләчәк” язмасына фикерләр

  1. Бушлай дэваласалар, безгэ ул диагнозны куймый башларлар кебек. Упкэ ялкынсынуы ул исемлеккэ могаен, кермэгэндер. Сонгы вакытта куп кеше дэ «ике яклы упкэ ялкынсынуы» бит

Фикер өстәү