Пассажирлар ике тапкыр кимегән

Коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы ике тапкыр кимегән.

Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шулай дип белдергән. «Җәйге чорда Казан аэропортында пассажирлар агымы 540 меңгә якын кеше тәшкил итте. Бу узган елның җәенә караганда ике тапкыр азрак», – дигән җитәкче.

Халыкара авиаэлемтәгә бәйле вазгыять акрынлап җайга салына. Казаннан туры рейслар белән Төркиянең Анталия һәм Истанбул шәһәрләренә очарга мөмкин. 23 июньдә теплоходлар өчен навигация ачылган иде. Елга портында пассажирлар агымы 296,5 мең кеше тәшкил иткән. Биредә күрсәткечләр әллә ни кимемәгән: 2019 елда елга транспортыннан 375,3 мең кеше файдаланган. Шулай ук Казан тимер юл вокзалыннан поездлар пассажирларга 30 юнәлеш буенча (Адлердан Чиләбегә кадәр) хезмәт күрсәтә.


Фикер өстәү