Чир дә китмәде, гадәт тә калмады: иркенәю коронавирус очраклары артуга китермәсме?

Барыбыз да үзебездән тора. Коронавирус пандемиясе таралу алган көннән алып шушы сүзләрне кабатлыйбыз. Асылы исә үзгәрми. Чир дә китмәде, гадәт тә калмады. Халык иркенәеп китте. Дөньяда, Россиядә һәм Татарстанда коронавируска бәйле хәлләр ничегрәк?

Язлар көзен кабатланмасын!

Кагыйдәләр үтәр өчен уйлап табылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә коронавирус белән авыручылар үсешен чикләү өчен Роспотребнадзор тәкъдим иткән барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк икәнен искәртте.

– Безнең күрсәткечләр Россиядә дә, округта да уңай, ләкин бу тынычлану өчен сәбәп түгел. Гәрчә вакцинация уздырсак та, хәзер булган проблемалардан тыш, грипп белән авыручылар артуы да көтелә, – диде ул.

Президент вазыйфаи затларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен катгый җәзага тартырга кирәк дип тә белдерде.

– Роспотребнадзор күрсәтмәләре «йомшарырга» тиеш түгел дип саныйбыз. Битлек кию, кул юу, гриппка каршы вакцинация, аңлату эшләре алып бару мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Губернаторлар белән видеоэлемтә аша очрашу вакытында, Россия Президенты Владимир Путин да коронавируслы вазгыятьне контрольдә тотарга кирәк дип искәртте. Язгы чикләү чараларына берәүнең дә әйләнеп кайтасы килми.

– Кайбер дәүләтләрдә катгый чикләүләр кертелә башлады, сәнәгать оешмалары ябыла. Россиядә хәлләр яхшырак. Кирәкле чараларны үз вакытында кабул иттек. Аз гына йомшарсак, вазгыять үзгәреп куячак. Бу проблеманы икенче яисә өченче планга күчереп булмый, – диде Ил башлыгы.

Дөньяда ничек?

АКШта көн саен коронавируслы сырхаулар рәтенә 46 мең кеше өстәлә. Кайбер штатларда һәр дүртенче тест уңай булып чыга икән. Инфекция очраклары саны буенча беренче өчлектә шулай ук Һиндстан һәм Бразилия кала бирә. Шул ук вакытта Ауропада яңа чикләүләр кертергә әзерләнәләр. «Таймс» газетасы хәбәр иткәнчә, коронавирусның «икенче дулкыны» аркасында Бөекбританиядә ике атнага бөтен кафе һәм пабларны ябарга мөмкиннәр.

Көньяк Корея гомуммилли бәйрәмнәрен чикләүләр белән каршы алырга мәҗбүр. 28 сентябрьдән ил яңадан көчәйтелгән дистанция саклау режимына күчә. Башкаладан читтәге күңел ачу үзәкләре ябыла. Сеулның үзендә әлегә кинотеатр, күңел ачу парклары, рестораннар эшли. Әмма алар өчен дә кырыс кагыйдәләр гамәлдә.

Испаниянең Мадрид шәһәрендә 21 сентябрьдән башлап 37 районда ике атналык өлешчә карантин кертелгән. Өйдән чыгу аерым очракларда гына рөхсәт ителә: эшкә, табибка, мәктәп, полиция участогына бару.

Италиянең Беневенто шәһәрендә яшәүче Татьяна Синельник әйтүенчә, биш көн элек биредә яңа төрле кагыйдәләр гамәлгә кергән.

– Битлекләрне кайда булуга һәм сәгать ничә булуга карамастан киеп йөрергә кирәк. Әлегә кадәр кичке алтыдан соң гына битлек кию мәҗбүри иде, чөнки кичке якта барысы да шәһәр буенча йөри, кешеләр күп, – диде ул.

Күршеләрдә ничек? Башкортстан коронавируслы вазгыять тотрыксызрак булган районнарга керүне чикли башлады. Илеш, Мәләүез, Туймазы һәм башка зур районнарда, Күмертау, Салават шәһәрләрендә вирус йоктыручылар саны арткан.

Мәскәү мэры Сергей Собянин эш бирүчеләргә дистанцион форматка кайту мөмкинлеген яңадан карарга, ә өлкән кешеләргә үзизоляция шартларын сакларга киңәш итте.

«Укырга да, яшәргә дә куркыныч»

Сентябрьнең икенче атнасында Россиядә коронавирусның «икенче дулкыны» башлану турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган билгеләр барлыкка килгән. Бу хакта мәгълүмат һәм исәпләү технологияләре федераль тикшеренү үзәге (ФИЦ ИВТ) директорының беренче урынбасары Андрей Юрченко әйткән.

– COVID-19ны ачыклау өчен массакүләм тест үткәрелми, симптомсыз очраклар статистикага бөтенләй эләкми, ә авыруның җиңелчә формасын ОРВИ яки сезонлы грипп итеп теркиләр. Авыручыларның чын саны билгеле түгел, әмма зур мәгълүматларга анализ ясау фаразлар өчен җирлек бирә,  – дип белгеч сүзләрен китерә «Интерфакс».

КФУ студенты Рәйдә Нигъмәтҗанова үз сәламәтлеге өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы өчен дә борчылуын әйтте.

– Республикабызда карантин чаралары «йомшара» шул. Мәдәни, спорт чаралары уздыра торган залларның 70 процентын тутырырга рөхсәт бирделәр. Мондый вазгыять куркыта, билгеле, чөнки вирус әле яныбызда йөри. Якыннарым һәм танышларымның чирләүләре турында ишетеп, белеп торам. Карантин чаралары «йомшару»га бәйле рәвештә, саклык чаралары да күрелми. Әйтик, бүген шыгрым тулы автобуста бардым. Автобуска сыйган 100 кешенең, күп булса, утызы битлектәндер. Уку йортында да шундый ук хәл күзәтелә. Укырга да, яшәргә дә куркыныч. Янә дистанцион режимга күчәбез дигән фаразлар да бар. Мондый тормышка кайтасы килми инде, билгеле, ләкин халыкның беркатлылыгы бу афәтне якынайта гына, – диде ул.

Узган атнада Татарстандагы мәгариф оешмаларында 19 кешедә коронавирус табылганы билгеле булган иде. Шуларның 14е – укытучылар. Ябылмабызмы, алга таба ничек укытырбыз – хәзер бу сорау да тел очыннан төшми.

Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Салифова, шаярып кына, укытучының башында коронавирус кына түгел шул, ди. Үзе чирләүдән курыкмаса да, саклану турында онытмый.

–  Дәресләр элеккегечә бара. Тәнәфескә кыңгырау гына юк. Битлек белән дәрес алып бару уңайсыз, билгеле, – диде ул. –  Мәктәптә массакүләм чаралар оештырылмый. Ата-аналар җыелышын да онлайн үткәрергә кушылды. Ни булып бетәр инде… Дистанцион укытуга күчә калсак та, курыкмыйм. Моңа әзер, бер тапкыр укытып карадык бит инде.

Көннәр матур, бар кеше дә урамда, кайберләре «бәрхет» сезоны дип, чит илләргә очты. Әмма аннан, үзләренә ияреп, вирусның да кайтуы ихтимал шул… Искә төшерүнең зыяны булмас: без дә сезгә кулларны юып, җәмәгать урыннарында битлек киеп, антисептиклар кулланырга киңәш итәбез.

 САН

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 33 миллионнан артты. 1 миллионнан артыгы вафат булды.

 

24 сентябрьгә караган мәгълүмат буенча, республикада эпидемиологик кагыйдәләрне бозуның 95,5 меңнән административ очрагы теркәлгән. Беркетмәләрнең 94 проценты судта каралган инде. Суд карары белән 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге туктатылган.

 

Пандемиягә бәйле хәл аркасында Казанда 3 кунакханә, 11 хостел ябылырга мәҗбүр булган.

 

Быел гыйнвар – август айларында Казан Кремленә килүче туристлар саны 1,2 млн тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечләрдән ике мәртәбә азрак.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү