29 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья йөрәк көне
Бөтендөнья йөрәк федерациясе инициативасы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәмендә бу көн 2000 елдан бирле үткәрелә.
Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан дөньяда ел саен 17 миллион кеше үлә. Бөтендөнья йөрәк федерациясе мәгълүматлары буенча, әгәр дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, инфаркт һәм инсульттан үлүчеләрнең 80 процентын коткарып калып булыр иде.

Киевтагы Бабий Яр тарихы
77 ел элек (1941) Киевтагы Бабий Яр җирлегендә күпләп атып үтерүләр башлана.
Фашистлар Киевны 1941 елның 19 сентябрендә басып ала. Бабий Яр чокырын күпләп ату өчен куллана башлыйлар. 27 сентябрьдә атып үтерелгән иң беренче корбаннар Иван Павлов исемендәге психиатрия хастаханәсенең пациентлары була.
29 сентябрьдә Киевта яшәүче еврейлар, документлар һәм кыйммәтле әйберләрен алып, немец командованиесе боерыгы белән иртәнге сәгать 8 дә Мельников һәм Доктериевская урамнары чатында җыела. Аларга сан алу һәм күченү өчен дип әйтәләр. Палачлар җыелган барча кешенең кыйммәтле әйберләрен тартып алалар да үзләрен атып үтерәләр.
Ике көн эчендә 33 мең 771 кеше – Киевта яшәүче барлык еврейлар диярлек юкка чыгарыла. Бабий Ярда мондый җәза 1943 елда Киевны азат иткәнчегә кадәр дәвам итә. Төрле мәгълүматлар буенча 1941 елдан алып 1943 кә кадәр 70 меңнән алып 200 меңгә кадәр кеше үтерелә.

Зыялыларны куу
99 ел элек(1922) Петроградтан бортына совет власте өчен яраксыз дип табылган интеллигенция вәкилләрен төягән “Обербургомистр Хакен” теплоходы кузгала.1922 елның язында Владимир Ленин совет властена каршы чыккан актив кешеләр өчен үлем җәзасын чит илгә җибәрү белән алыштырырга тәкъдим итә. Август аенда “Правда” газетасы бу хакта язып чыга. Лев Троцкий бу хәлгә түбәндәгечә бәя бирә: “ Бу кешеләрне атып үтерергә сәбәп юк, әмма түзәргә дә мөмкин түгел, шуңа күрә сөргенгә җибәрдек”. Ноябрь аенда шундый ук пассажирлар белән икенче пароход юлга кузгала. Бу акция соңрак “Философлар пароходы” дигән исем ала. Илдән иң акыллы, белемле, эшлекле кешеләрне куу рухи потенциалны нык киметә.
Галимнәрне, табибларны, педагогларны, язучыларны, шагыйрьләрне, сәнгать эшлеклеләрен чит илгә сөргенгә куу ике пароход белән генә чикләнми. Аларны поездларга да утыртып җибәрәләр.

Беренче трамвай
111 ел элек (1907) Петербургта тантаналы төстә беренче трамвай юлы ачыла. Ул вакытта төп хәрәкәт чыганагы атлар булганлыктан, аларның хуҗалары травай йөри башлауга нык каршы була.
“Бреш” Англия фирмасында җитештерелгән ачык төстәге кечкенә генә беренче трамвайның юлы Благовещенск күпере аша үтә. Бер елдан Петербургта инде 9 маршрут йөри башлый. Бүген Санкт-Петербургта 40 ка якын трамвай маршруты бар, 6 трамвай паркы эшли.

Никахлашу агентлыгы
368 ел элек (1650) Лондонда дөньяда беренче тапкыр никахлашу агентлыгы ачыла. Аны Англия сәүдәгәре Генри Робинсон оештыра. Агентлык бер генә ел эшләп кала. Аның хуҗасын шәхси тормышка тыкшынуда гаеплиләр, чөнки клиентлар тутырган анкетада шәхси милекнең күләме турында да сорау була.
Беренче агентлыкның гомере озын булмаса да, ул бик популяр булып кала. Бүгенге көнгә кадәр никахлашу агентлыкларының саны арта гына бара.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү