Фәрит Мөхәммәтшин: «Белоруслар – безгә якын халык»

Белоруссия һәм Россия төбәкләре форумы хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача, дип саный Россия Федерация Советында баручы 7 нче форум утырышында катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Форумда Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтер һәм тарихи дөреслекне саклау мәсьәләләре төп тема буларак күтәрелде. Быел катлаулы эпидемиологик вазгыять һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганга күрә, форумның барлык чаралары да видеоконференция һәм Мәскәү – Минск видеокүпере режимында узды. Пленар утырышны Россиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Анда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин һәм Белоруссия Президенты Александр Лукашенко видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.

– Россия һәм Белоруссия мөнәсәбәтләренең нигезе нык, аңа вакыт та, тышкы шартлар да йогынты ясамый, чөнки безнең дәүләтләрне тамырлары тирәнгә киткән мәдәни һәм рухи элемтәләр, уртак тарих берләштерә, – дип билгеләп узды Владимир Путин.

Утырышта чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, форумның форматы башка еллардан аерылып торса да, елдагыча, хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

– Оешмалар һәм товар җитештерүчеләр белән күзгә-күз карап танышу, аралашуны берни белән дә алыштырып булмый, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта элемтәләрне өзмәү, эшне, хезмәттәшлекне дәвам итү бик мөһим, – диде ул.

Парламент Рәисе киләсе очрашулар гадәти форматта үтүенә ышанычын белдерде.

– Форум кысасында Россия һәм Белоруссия партнерларының мондый төр аралашуы ике дәүләтнең дә бизнес вәкилләренең хезмәттәшлек итүгә омтылышын һәм теләген күрсәтә. Күпләр әлеге элемтәләрнең ныклы булуын гына тели, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Безнең республикага килгәндә, Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, быел пандемия аркасында Белоруссия партнерлары белән товар әйләнеше кимүгә карамастан, Татарстанның Белоруссия төбәкләре белән «озакка сузылган элемтәләре һәм конкрет проектлары» бар. Шул ук вакытта ул Татарстанның Белоруссия белән кызыксынуы икътисад мәсьәләләренә генә бәйле булмавын да әйтте.

– Татарстанның Халыклар ассамблеясы составында Белоруссиянең «Спадчына» — «Наследие» оешкан. Ул республикада яшәүче ватандашлары белән тыгыз элемтәдә тора.   Татарстанның югары уку йортларында да белорус студентларының саны арта. Белоруслар – безгә якын халык. Планнарыбыз зурдан, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә без киләчәктә товар әйләнеше буенча да, милли-мәдәни автономия тармагы буларак та элемтәләрне ныгытачакбыз гына.

 


Фикер өстәү