Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Зилә Вәлиуллина: «Тузан ул – үзе бер романтика»

Авыл кызы… Бүген әлеге төшенчә үзгәрдеме? Ир кеше эшен эшләгән кызларның күңеле тупасланмыймы? Комбайнчы ярдәмчесе буларак танылган Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кызы Зилә Вәлиуллина белән әнә шул хакта сөйләштек. Ул Казанда машиналар сата торган салонда администратор булып эшли. Туган ягына сукмагын суытмый.

-Заман башка, Зилә, авыл кызы да шулаймы?

15 – 20 ел элек белән чагыштырганда, аерма шактый сизелә. Авыл кызлары арасында да гади генә әйберне дә эшли белмәгән кызлар  бар. Оят дип әйтә алмыйм, кешене үпкәләтүдән куркам. Бәлкем, аның теләге булмагандыр. Үзем  камыр ризыклары пешерергә әнидән, әбидән өйрәндем. Барысы белән дә кызыксынам. Бүген сорамасам, иртәгә белмичә калачакмын. Мактанып әйтүем түгел, бәлеш, гөбәдиясен дә пешерәм, башкасын да. Эш мәсьәләсенә килгәндә, элек кызлар тырышрак иде. Хәзер күп яшьләр шәһәргә китә,  аларны гаепләп тә  булмый. Без көтүен дә көтә, бәбкәсен дә саклый, печәнен дә чаба идек.  Миңа  20 яшь кенә, артыгын чагыштыра алмыйм. Хәзер бит  авылда да тормыш үзгәрде, шәһәрләште. Сыер асраучылар кими бара, көтү дә беткән булырга мөмкин. Чалгы тавышлары да ишетелми, хәзер печәнне дә трактор ярдәмендә генә җыялар. Шуңа күрә артыгын өмет тә  итеп булмый. Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем белән  һаман авыл кызы мин.

Тик шул ук вакытта синең кебек ир-ат эше дип куркып тормыйча, комбайн ярдәмчесе булып эшләүчеләр дә бар. Бу акча эшләү теләгеме, әллә романтика эзләүме?

Таң атканчы  сәгать 4-5тә торасың. Салкынча  һава, чык күтәрелә, таң ата. Авыл әкренләп йокысыннан уяна. Рәхәтләнеп киерелеп аласың. Мондый рәхәтлекне сәгать 7дә тоеп булмый инде. Йоклап ятсаң, күп нәрсәне күреп булмаячак. Басуда исә бөтенләй башка романтика. Тәнгә тузан килеп бәрелә, әмма  чиркандырмый. Шулчак икмәк ашап утыруыңны күз алдына китерәсең. Бу бөртекләрдә минем дә  өлешем бар дип уйлыйсың. Без әти белән җырлап эшли идек. Дөрес, быел катнаша алмадым. Мин  авылга ялга кайткан көнне урак тәмамланган иде.  Басуларның киңлегенә соклану, тузан аша тормышның кадерен аңлау… Бу хисләрне бары басуда гына кичереп буладыр. Комбайн ярдәмчесе булып эшләвемә Инстаграмда шаккатучылар да бар. Шәһәр кешесе өчен бу ят, әлбәттә.  Барысы да әтинең, әйдә басуга, дип күз кысуыннан башланды. Миңа 12 яшь тирәсе генә бит. Чынлап әйтәме икән дип уйлап тордым да берсүзсез риза булдым. Апам Ләйлә дә комбайн ярдәмчесе булып эшли. Ул вакытта  Казанга укырга киткән иде.  Беренче мизгелләрне бик яхшы хәтерлим. Эссе, тузан… Җилләткеч юк. Бер караганда, түзәргә кирәк, икенче яктан – романтика. Шулай итеп, 7-8 ел комбайн  ярдәмчесе булып эшләдем. Киләсе елда ялым туры килсә, бик рәхәтләнеп басуга чыгачакмын. Алла боерса, без һәр эшне шулай башлыйбыз. Акча мәсьәләсенә килгәндә,  һәр тиеннең кадерен беләбез. Әниебез  Фәния  – сыер савучы, әтиебез Ирек – комбайнчы, тракторчы. Әтиебез беркайчан да беренче өчлекне бирми.  Әти-әнигә ярдәм итә алуыбызга бик сөенәбез.

 Сиңа тимер җене кагылган, диләр…

– Безнең гаиләне «тимерчеләр» дип йөртәләр. Бу кушамат бабайдан калган, нәселдән-нәселгә күчкән. Әтигә, чыннан да,  тимер  жене кагылган. Шунда буталып үскәч,  безгә дә ят әйбер түгел. Әти тракторчы  булгач, кечкенәдән янәшәсендә утырып йөрдем. Тора-бара  аны кабызырга өйрәндем. Тимер-томыр янында мәш килергә яратам. Гаражга чыгып, берәр нәрсә эретеп ябыштырырга иде, дип уйлап торам әле. Басуга чыккач, әти башта тимерләрнең атамаларын өйрәтте. Комбайнчыга, техника астына кереп яткач, кирәк әйбергә  кабинага менеп-төшү бик авыр. Башта ачкыч биреп торасың. Соңрак пычакларны алыштырырга өйрәнәсең. Комбайннарны карыйбыз, өрдертәбез, чистартабыз, майлыйбыз, аннан басуга чыгабыз. Үсә төшкәч, комбайн  йөртергә дә өйрәндем. Әти  һәрвакыт җаваплы булырга кирәклеген искәртеп тора. Белгән эшнең бер кирәге чыгар, безне  шулай өйрәттеләр.

– Ир-ат эше  холкыңны  тупасландырмадымы?

– Юк, тупасландырмады. Холык ныгый, ихтыяр көче арта, көчле рухлы буласың. Күңел исә һәрвакыт шулай нечкә, сөйкемле булып кала. Ир-атлар да хатын-кыз эшен башкара бит. Алар да ашарга пешерергә, табак-савыт юарга булыша. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар дигән мәкаль бар. Яратмаган эш  кенә авыр буладыр.

Шәһәргә киткәч, тыйнаклык хисе югалмадымы?

–  Тыйнак  авыл баласы түгел мин. Әйтәсе килгән фикеремне кешенең күзенә карап, оялмыйча, курыкмыйча әйтәм. Тумыштан  шундый.

Кызларның матур буласы килә. Бизәнергә яратасыңмы, матурлык салоннарына йөрисеңме?

Беренче чиратта кешенең  күңеле матур булырга тиеш. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Үзеңә бер көн вакытны кызганмаска кирәк. Яшермим, матурлык салоннарына йөрим.

Сәрия Мифтахова


Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Зилә Вәлиуллина: «Тузан ул – үзе бер романтика»” язмасына фикерләр

  1. Булганнан барда була этилэредэ кызларыда куз алдыбызда устелэр эшлидэ белэлэр кирэк икэн гармунда уйнап жырлыйлар бары бэхет исэнлек телик аларга

Фикер өстәү