Мәскәү хакимияте өйдән торып эшләү режимын керткән

Мәскәү мэры Сергей Собянин 28 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр өйдә тору һәм читтән торып эшләү режимын кертү турындагы указга кул куйды.

Документ нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук хроник авырулар булган мәскәүлеләргә яшәү урыннарыннан китмәскә кирәк.

Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өйдә эшләү режимына күчерергә киңәш ителә.

Элегрәк Собянин, шәһәрдәге эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, көзге мәктәп каникулларын бер атнага озайткан иде.

 


Фикер өстәү