15 ел элек кылган җинаяте өчен төрмәгә утыртканнар

Уфаның Тикшерү комитеты 15 ел элек кылынган куркыныч җинаятьтә гаепле кешене тапкан. 48 яшьлек уфалы танышын үтергәнче кыйнаган булган.

Әлеге вакыйга 2005 елда булган. Әшә урамындагы шәхси йортта күпсанлы җәрәхәтләр белән хатын-кыз мәете табылган.  Җинаятьчене ул елны таба алмаганнар. 15 елдан соң гына үтерүче кулга алынган.

Ачыкланганча, ир-егет аны ташлап китә. Хатын фатирда берничә көн интегеп ятканнан соң җан биргән. Хатынның үлеме турында белгәч, ир яшәү урынын алыштырган, ә аннары бөтенләй Үзбәкстанга күчеп киткән. Әмма тикшерүчеләр гаепләнүченең үтерүгә катнашы барлыгын исбатлый алган.


Фикер өстәү