Кемнәргә гөмбә ашарга ярамый?

Балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашау киңәш ителми, дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

«Балаларга гөмбә ашарга ярамый. 14 яшьтән, организмның фермент системалары формалашкач, органнар олы кешенеке кебек эшли башлагач, фермент системалар шушы авыр ризыкны эшкәртә башлагач кына гөмбә ашарга була. Ә 14 яшькә кадәр тыела! Хәтта олылар организмы да гөмбәне тулысынча эшкәртә алмый», — диде Алия Насыйбуллина.

Белгечләр гөмбәнең агулы икәнен тәменә карап кына белеп булмавын әйтә. Гөмбәнең агуы пешергәндә дә, кыздырганда да, туңдырганда да бетми. Шулай ук, гөмбәне чи килеш кабып карарга ярамый.


Фикер өстәү