Җылы сүзне кызганмагыз: Татарстанда өлкәннәр декадасы башланды

1 октябрьдән Татарстанда Өлкәннәр декадасы башланды. Татарстанда пенсионерлар саны 952 меңнән артык. Иң өлкән кеше 108 яшьтә, ул Спас районында яши. Бездә Өлкәннәр декадасы ел саен бәйрәм төсмере ала. Шәһәр, район, авыл күләмендә төрле чаралар уздырып, әби-бабайларның күңелен күрәләр. Тик быел ул башкачарак үтәр, мөгаен. Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында булган брифинг шул истәлекле көнгә багышланды.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, ул көннәр өчен әби-бабайларга катгый таләпләр, тыюлар юк, ләкин саклану чарасын һәркем үзе кайгыртырга тиеш. Аның фикеренчә, бәйрәм – яхшы нәрсә, тик олы кешегә вируслы чир ияртмәс өчен өйдә калу яхшырак. Спикерлар ун көнлек бәйрәм чараларына гына тукталмыйча, республикада ел дәвамында каралган эшләр турында сөйләде. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты буенча сырхауханәләрдә өлкәннәр өчен гериатрия кабинетлары ачылды, хастаханәләрдә ятак урыннар булдырылды. Ятак­ларның саны 179га җиткән. Гериатрия кабинетлары быел – 21гә, киләсе елда 9га артачак һәм киләчәктә барлык районнарда да булачак.
– Гомер озынлыгы арткан саен, авырулар да күбәя, картларга гына хас чирләр дә бар. Сырхауханәдә өлкәннәргә аерым бүлмәдә, уңайлы шартларда табиб-гериатр хезмәт күрсәтә. Ул һәркемне аерым карый һәм дәвалау билгели. Әлеге белгеч сәламәтлекне ничек кайгырту турында сөйли. Якыннарына авыру кешене карау буенча киңәшләр бирә, – ди Владимир Жаворонков.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова да 65 яшьтән узган һәм хроник чире булганнарга, кирәксә-кирәкмәсә дә, өйдән чыгып йөрмәскә киңәш итә.
– Медицина оешмасына баруны, азык-төлек кибетенә чыгып керүне исәпкә алмаганда, күп халык җыела торган урыннарга йөрмәү хәерлерәк, – ди ул. – Бу көннәрдә үзен сау-сәламәт хис иткән өлкәннәр катнашында үткәрелгән мәдәни күңел ачу һәм спорт чараларында барлык саклану чаралары күреләчәк.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, олыгайган ата-аналар Өлкәннәр көне уңаеннан балалары, оныклары котлавын да өмет итә. Бүләкләр бирешер, шалтыратып хәлләрен белешер өчен менә дигән форсат.
– Бездә әби-бабайга хөрмәт, игътибар зур. Кайбер төбәкләрдәге кебек, картлар йортлары да күп түгел. Авыллардагы ялгыз өлкәннәрне авылдашлары читкә җибәрми, күршеләре, социаль хезмәткәрләр карый, – ди министр. – 34 районда 35 әби-бабай гаиләләрдә тәрбияләнә. Үзен карый алмаган олы кешене өеннән кузгатып йөрмәс өчен, «сиделка»лар хезмәте кулланылышка керде. Ул пилот проект буенча 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтелә.
Узган ел авылларда яшәүче 65 яшьтән узганнарны үзәк хастаханәгә йөртү өчен районнарга 43 автомобиль бирелде. 2019 елда 40 меңгә якын кешене тикшергәннәр. Шул тикшеренүләр вакытында төрле чирләрдән 147 кешене хас­таханәгә дәваланырга яткырганнар. Быел чикләүләр чорында ул эш тукталып торды, августта янә автомобильләр әби-бабайларны район сырхауханәсенә диспансеризация­гә ташый башлады.
Пандемия кызган чорны әби-бабай бигрәк тә авыр кичерде. Бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләргә өйдән чыгарга ярамады һәм шактый вакытлары өйдә дүрт стена арасында узды. Шуны исәпкә алып, өлкән яшьтәге, аз керемле, ялгыз пенсионерларга азык-төлек җыелмасын, даруларны волонтерлар өйгә китереп бирде. Һәр районда исемлек төзелде. Ул эш август уртасына кадәр дәвам иттерелгән.
Республикада 2007 елдан өлкән яшьтәгеләрне компьютер белән эшләү курсларында укыталар. Быел zoom аша сөйләшергә, дистанцион аралашырга өйрәтегез, дип әйтүчеләр арткан. Яңа мөмкинлекләр өлкән буында да кызыксыну уята. Лаеклы ялга чыккач, эшләргә теләк белдереп, мәшгульлек үзәкләренә килүчеләр дә аз түгел. Аларны һәм пенсиягә якынлашып килүчеләрне аерым һөнәрләргә укыталар. Аеруча лифтер, пешекче, кондитер, тегүче, ландшафт дизайны кебек һөнәрләр белән кызыксынучылар шактый. Быелдан 50 яшьтән узган кешеләрне дә яңа һөнәргә укыта башладылар.

 

СҮЗ УҢАЕННАН
Республикада 987 мең кеше картлык буенча пенсия ала, ә пенсияләрнең уртача күләме – 14641 сум. Минималь пенсия күләме – 8232 сум. Пенсия шуннан да азрак чыкса, субсидия түләнә. Республикада 58 мең кеше шундый өстәмәдән файдалана. Ул уртача 1736 сумны тәшкил итә.

Фәния Арсланова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү