Татарстанның Госавтоинспекция хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтәчәк.
Алар моның сәбәбен юл һәлакәтләренең һәм анда зыян күрүчеләрнең, һәлак булучыларның саны арту белән аңлата. Аеруча караңгыда җәяүлеләрнең күпләп зыян күрүе ачыкланган. 25 сентябрьгә кадәр генә республика юлларында 32 кешенең гомере өзелгән. Шулай итеп, юлларда постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен рейдлар артачак. Аеруча рульгә исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утыручылар, каршы як полосага чыгучылар, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучылар һәм саклык каешларын эләктермәүчеләр игътибар үзәгендә булачак.