«Син мине туйдырдың»: Ни өчен балалар өйдән чыгып китә?

Татарстанда ел саен уртача 250 үсмер, үзе теләп, өеннән чыгып китә. Сентябрь аенда гына Казанда һәм Теләче районында югалган балаларны эзләделәр. Алар ник югала? «ВТ» хәбәрчесе белгечләрнең
фикерен белеште.

Казанда яшәүче 3 нче сыйныф укучысы Павелның өеннән беренче тапкыр гына чыгып китүе түгел. Узган елның март аенда аны өч көннән соң тапканнар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, икенче көнне үк «Танкодром» полиция бүлеге хезмәткәрләре 9 яшьлек малайның кайда булуын ачыклаган.

Бу көннәрдә Теләче районында бер гаиләдән ике малай югалган иде. Аларны эзләүгә волонтерлар да кушылды. Тәрбиягә алынган малайлар әбиләрендә кунакта булган.
– Югалган балаларны, үсмерләрне эзләүгә зур игътибар бирәбез. Полиция бүлегенә елга уртача 250 гариза керә. Алар арасында, үзләре теләп, өйдән, балалар йортларыннан, социаль приютлардан китүчеләр дә бар. Гадәттә, балалар күп дигәндә 3-4 көннән соң табыла, – диделәр министрлыкта. – Балаларның өйдән чыгып китүе авыр хәлле гаиләләргә генә кагылмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, үсмерләрнең югалуы әти-әниләр, укытучылар, яшьтәшләре белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга, әти-әниләре хокукыннан мәхрүм ителеп, балаларның алар янына кайту теләгенә, үсмернең психикасында тайпылышлар булуга, кырын юлга басуына бәйле. Мәктәптә начар уку, бала теләгән әйберне сатып алмау, әти-әниләрдән башка яшәү теләге дә шундый адымга барырга мәҗбүр итә. Балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча комиссияләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф органнары белән берлектә әлеге мәсьәлә буенча даими чаралар үткәрәбез. Әгәр бала югала икән, 02, 102, 112 номерлары буенча полиция бүлегенә яки 291-20-02 номеры аша министрлыкның «ышаныч телефоны»на шалтыратырга кирәк.

Казанда – «Лиза Алерт», Чаллыда – «Василиса», Түбән Камада – «След», Алабугада «Өмет» дигән оешмалар югалган балаларны табарга ярдәм итә. 2019 елда «Эзләнү үзәге» дигән оешма ачылды. Ул республикада югалган кешеләрне эзли.
– Көнгә, айга күпме кеше мөрәҗәгать итүен санамыйбыз. Без бит – волонтерлар. Сан түгел, кешеләрне табу мөһим. Узган ел барлыгы 500дән артык кешене табарга булыштык дип хәтердә калган. Күпмесе балалар икәнен әйтә алмыйбыз. Аларның кайда һәм ничек табылуы турындагы мәгълүматны читкә таратмыйбыз. Бу – безнең кагыйдәләрнең берсе. Шунысы сөенечле: Татарстанда югалган балалар бик тиз табыла. Башка төбәкләрдә эзләнү еллар буена сузылган очраклар да бар. Быел әллә үзчикләү йогынтысы булдымы, урманда югалучылар аз. Тизрәк хәбәр иткән саен кешеләрне тизрәк табабыз. Мәктәпләргә очрашуларга баргач, укучыларга киңәшләребезне бирәбез, белешмәләрне калдырабыз, – ди «Лиза Алерт» отрядының республика бүлеге белгече Адриана Расписная.

Үсмерләр арасында социаль челтәрләрдә аралашудан алданып, чит шәһәрләргә китүчеләр дә бар. Калугада яшәүче егет, яман шеш белән авырыйм, акча кирәк дип, нечкә күңелле авыл кызында кызгандыру хисе уяткан. Шуннан соң кыз, укуын ташлап, егет янына яшәргә киткән иде. Бу хакта газетабыз битләрендә язып чыккан идек.
Казан мәктәбендә белем бирүче Гүзәлиянең тәҗрибәсендә дә бар андый очрак.
– Сыйныфымдагы бер кызым, әти-әниләренә әйтмичә, Мәскәүгә киткән иде. Бу бит уку вакытында. Гаиләдә юк-бар гына әйбергә тавыш чыккан булган. Шуңа үч итәргә теләгән, күрәсең. Шунысы гаҗәп: анда аның туганнары, танышлары да юк. Менә балалар нинди адымнарга барырга да курыкмыйлар. Шул рәвешле проблемалардан котылырмын дип уйлаган, күрәсең. Әти-әниләре күпме генә шалтыратса да, җавап бирмәгән. Шуннан соң миңа үтенеп шалтыраттылар. 9 нчы сыйныфта укучымны үгетләп кайтарырга туры килде, – ди сыйныф җитәкчесе.
Ни өчен балалар өеннән чыгып китә? Психолог Марсель Сүлтиев белдергәнчә, әти-әниләр балаларын яклауны онытты. Аларга полиция вәкилләрен чакырткач, безне өйдә җәберлиләр, дигән сүзне ишетү оят.
– Балаларны кешегә санамый башладык. Җәмгыятьтә шундый проблема бар. Әйтик, әнисе баласын лифтта кыйный икән. Шул очракта гына чаң суга башлыйбыз. Мин бу темага балалар белән күп сөйләштем. Алар әти-әниләренең күңелләрен җәрәхәтләве турында әйтә. Андый кешегә карата яхшы хисләр кичереп булмый. Өйдән чыгып китеп, шуны онытырга телиләр. Әти-әниләренең яратуын сизмиләр. Берничә көннән соң тынычланалар. «Бөтенесе дә туйдырды», «син юләр, әниеңә яки әтиеңә охшагансың», «син анекдотны начар сөйлисең»… Менә шул сүзләр дә әти-әни йортын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Алар арасында
7 яшьтән 15 яшькә кадәргеләр бар, – ди ул. – Без яклаганда, балалар үзләрен ышанычлы хис итәчәк. Әти-әниләр икесе дә балага каршы булганда, ул ничек түзсен? Алар белән өйдә аралашмыйлар. Гаиләдә җылы мөгамәлә булганда, берәү дә китми. Тыю, ачулану аша гына бала мәхәббәтен яулап булмый. Балалар югалгач, әти-әниләр үзләрен бик авыр хис итә. Әгәр ул үлсә, үзләрен кичермәячәкләрен әйтәләр. Бала югалгач, секунд эчендә үзгәрмәкче булалар, әмма, табылгач, үзгәрмиләр. Минем тәҗрибәмдә үзгәрергә теләгән бер-ике генә гаилә бар. Калганнары балалары турында, кадерне белмиләр, диләр. Мондый хәлләргә юл куймас өчен алар белән аралашыгыз, нәрсәдән канәгать булмавын ачыклагыз. Уртак тел табып яшәгез!

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү