Көзен иммунитетны ныгыту чараларын әйттеләр

Көз көне, организм инфекцияләргә аеруча бирешүчән булганда, шактый гади чаралар иммунитетны ныгытырга мөмкин, дип белдергән вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн. Бу хакта  RТ хәбәр итә.

«Эпидемиягә каршы чараларны җентекләп үтәргә, кеше күп булган урыннарда битлекләрдән файдаланырга, дистанция сакларга, кулларны ешрак юарга, аларны дезинфекцияли торган сыеклык белән эшкәртергә кирәклеген истә тотарга кирәк… » – дип искәртә белгеч.

Шул ук вакытта Альтштейн сәламәт яшәү рәвеше алып бару саф һавада йөрү һәм физик күнегүләр ясауны күздә тота, дип белдерә. Моннан тыш чыныгу, тулы кыйммәтле туклану, яхшы йокы һәм алкоголь кулланудан баш тарту файдалы.

Вирусолог D витамины куллануның мөһимлеге турында да искә төшерде. Кайбер галимнәр фикеренчә, ул организмның Covid-19 коронавирусына каршы тотрыклылыгын арттырырга мөмкин.

 


Фикер өстәү