Тимер юл буендагы фаҗигалар нигә сабак бирми?

Исем китә бу әби-чәбигә. Ике яктан ике оныгын җитәкли дә җилдерә юл аркыл­ы. Җилдерә дип болай гына әйтәм инде. Дөресен генә әйткәндә, титаклауларын җилдерәм дип уйлый инде алар. Нихәтле җилдерсәң дә, машиналар кызурак чаба. Поездны әйтмим дә инде. Ун-унбиш еллап элек Дәрвишләр бистә­сендә, Казансу елгасы аркылы салынган тимер күпердән бер әби дә ике оныгын җитәкләп аръякка чыкмакчы булган…

Кичә «Татар-информ» агентлыгында Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин катнашында уздырылган матбугат җыелышында әнә шул фаҗига искә төште. Азагы ни белән беткәнен чамалыйсыздыр инде. Әбине поезд бәрдергән, балалар суга «очкан». Балалар исән калгандырмы – белмим. Әби дә кызганыч. Гөнаһ шомлыгына каршы, үземнең дә ул күпер аша чыкканым булды. Җәяүлеләргә йөрергә ярамавын, поездлар өчен генә салынганлыгын белеп торасың, имеш, юлны кыскартасың. Шулай юл түгел, гомерләр кыскара.

Ананьин сөйләвенчә, бәхетсезлекләрнең ике төп сәбәбе – рөхсәт ителмәгән җирләрдә тимер юл аркылы чыгу, шул исәптән туктап торган поезд астыннан үтү һәм ток сугу. Шушындый фаҗигале хәлләргә юл куймау максатында, Горький тимер юллары идарәсе ел да яңа уку елы башланыр алдыннан, 31 августтан 30 сентябрьгә кадәр «Балаларга – имин тимер юл» дигән аңлату чарасы уздыра. Чара барышында мәктәпләргә барып яшүсмерләр, ата-аналар белән очрашалар. Транспорт полициясе хезмәткәрләре белән бергәләп рейдлар уздыралар.

– Укулар башлануга бер атна кала укучы балалар, өлкәннәр еш йөри торган «кәҗә сукмаклары»нда постлар оештырабыз. Анда ун көн дәвамында сакта торалар. Горький тимер юлының Казан төбәк идарәсенә 82 станция карый. Шунда 164 пост оештырылды. Хезмәткәрләребез анда иртәнге җидедән кичке җидегә хәтле кизү торды. Шундый кисәтү, аңлату эшләре алып баруга карамастан, быел Казан төбәге биләмәләрендә (Чуашстан, Мари Иле респуб­ликалары да безгә карый. – Р.М.) быелның 9 аенда 25 кеше тән җәрәхәтләре алды, имгәнде. Бу очракларның 19ы үлем белән тәмамланды, – дип сөйләде Евгений Ананьин. Былтыр тугыз айда 31 кеше бәлагә тарыган булган. Бер караганда, узган ел белән чагыштырганда, бәхетсезлек очрак­лары кими сыман. «Әмма бу күрсәткечләр хәлләр яхшыга үзгәрде дигәнне аңлатмый әле. Яз айлары пандемиягә туры килү сәбәпле, күп кеше берничә ай өйдә утырды. Өлкәннәр бала-чаганы күздән ычкындырмаска тырышты», – ди тимер юл вәкиле.

Инженер әйтүенчә, нәкъ менә өлкәннәр корып куйган коймаларны җимереп, тишек ясап, яшүсмерләргә, яшьләргә үзләре «үрнәк» күрсәтә. Үзләре үк, поезд килеп җиткәнче дип, тыелган урыннардан чыгып калырга ашыга, рөхсәт ителмәгән җирләрдән йөри. Киләп сарып йөрүче, ике кулына бер эш таба алмаучы яшүсмерләрнең узып баручы поездларга таш атып калулары, вагон яисә цистерна өстенә менеп гайрәт чәчүләре, сэлфи төшерергә тырышулары да сирәк күренеш түгел. Бистәләрдә генә түгел, шәһәрләрдә дә кыш айларында тимер юл буйлары тирәсендә яшәүче бала-чаганың, яшүсмерләрнең чана шуып мәш килүенә ничек аптырамыйсың?!

Ни гаҗәп, күп кенә яшүсмерләр югары көчәнешле электр чыбыгына ике метр якын килү дә гарип калу, үлем очрагы белән тәмамлану ихтималын уйлап бетерми. Әле 16 мартта гына Яшел Үзән станциясендә ике яшүсмер цис­терна өстенә менгәндә каты тән җәрәхәтләре алган. Икесе дә – Яшел Үзән шәһәрендәге 4 нче мәктәп укучылары.
Озын сүзнең кыскасы, уеннан уймак чыкмасын өчен, укучыларны кече яшьтән тимер юл буйларында йөргәндә сак булырга, колакчын киеп музыка тыңламаска, телефоннан сөйләшмәскә өйрәтергә, иң мөһиме, начар үрнәк күрсәтмәскә кирәк. Ат азгыны тайга иярер дигәндәй, койма ярыгын киңәйтеп маташмыйча, аны томалау хәстәрен күрү мәслихәт.

Рәшит МИНҺАҖ


Фикер өстәү