Татарстанның онкология диспансеры коронавирус таралган чорда авыруларны дәвалауны туктатмаган

Татарстанның онкология хезмәте яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү чорында эшне бер тапкыр да туктатмады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.

«Онкология хезмәтенең эшен туктатырга ярамый. Чынлыкта безнең хастаханә бер генә минутка да үз эшен туктатмады. Безнең поликлиникада планлы кабул итү дә уздырылды һәм стационар үз режимында эшләде, хәтта, мөгаен, үз мөмкинлекләребездән арттырып та», — диде ул.

Стационарга килгән һәр пациентка диспансерда үпкәләрнең компьютер томографиясен ясыйлар, бу яңа коронавирус инфекциясен булдырмас өчен кирәк.

Баш табиб хастаханәдә барлык кирәкле санитар чаралар үткәрелүен әйтте. Өслекләрне зарарсызландыралар, хезмәткәрләргә һәм авыруларга термометрия үткәрәләр, шулай ук барысы да битлек режимын саклый, диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/health/30-09-2020/tatarstan-onkodispansery-sovid-19-chorynda-patsientlarny-d-valauny-tuktatmady-5775339


Фикер өстәү