Көфер ризык…

Яңгырдан соң гөмбә күбәя икән. Таныш-белеш урманга бара да капчыклап җыеп алып кайта. Боларга кызыгып кайвакыт мин дә урманга китәм. Әллә кайсы төшләреннән урап чыгам, тик бер гөмбә дә тапмыйм. Табуын табам инде, тик кайсы ашарга яраклы, кайсы юк икәнен генә аера белмим. Мин гөмбә танымыйм. Алар миңа Кытай кешеләре шикелле, барысы да бертөрле булып күренә.

Бер мәлне, малай чакта инде, күрше авылга кунакка бар­гач, минем абый-апалар гөмбә җыярга китте. Анда гөреҗдә (грузди) дигәнен җыеп хөкүмәткә тапшыралар иде. Мин дә ияреп бардым. Төртеп күрсәтә-күрсәтә җыйдырттылар. Өч кило чамасы булды бугай. Аны илтеп тап­шырдык та акча алдык. Тик бу миңа кызык тоелмады. Минем ул гөмбәне авылга алып кайтасы килгән иде. Һич югында тозлапмы, кыздырыпмы ашап карыйсы. Бу хакта әйткәч, ике туган энекәш, ике уйлап тормый гына базга төшеп, өч литрлы банка белән гөмбә алып чыкты. Әти-әнисеннән сорамыйча гына. Аны абзар артына барып ашадык. Тәмле булды. Бу минем беренче тапкыр гөмбә ашау иде.
Авылга кайткач, үзебезнең урманга барып, теге гөмбәне эзләп карадым. Төртеп күрсәтүче булмагач, таба алмадым. Сорар кешесе дә юк. Безнең авыл кешеләре гөмбәнең ни икәнен дә белми. Без бәләкәй чакта авылда гөмбә белән кәбестәгә бөтенләй пачут юк, аны беркем санга сукмый. Бары тик урак өстенә килгән шоферлар һәм ферма төзүче әрмәннәр генә җыеп рәхәтләнә. Күршедәге мукшы авылыннан килеп тә җыйгалыйлар. Ә үзебезнекеләр борылып та карамый. «Кит әле, көфер аш бит ул. Шул да булдымы…» – дип кенә җибәрәләр.
Әле бер мәл күрше-күлән белән капка төбендә утырганда шул вакытларны хәтерләп алдым да… Күрше абзыйга чишелергә сәбәп чыкты. Өлкән яшьтә инде ул хәзер.
– Кабак та утыртмыйлар иде, – дип башлады ул. – Ачлык елны мин дә Татарстанда яшәүче туганнарга бардым. Малай гына әле. Тегеләр кабак утырткан. Уңган инде шундый. Ел ничек кенә килсә дә, уңыш бирми калганы юк аның. Минем моны беренче тапкыр күрү. Эчендә төше бар икәнен белдем инде, берсен ярып төшен алдык. Шуннан мин качып кына бакчага пычак алып чыгам да йодрык сыярлык итеп кенә кисәм теге кабакны. Эчендәге төшләрен җыеп алгач, кабат каплап куям. Соңыннан белгәннәр инде. Тиргәшүче булмады, күп иде аларның кабаклары.
Миңа бу бик сәер тоела. Кабактан да рәхәтрәк нәрсә юк бит инде, чүбен утыйсы түгел, су сибәсе түгел – язын төртеп куясың да онытасың. Ә көзгә адәм күтәргесез булып үсә. Шундый ансат нәрсәне нигә утыртмадылар икән безнең авылда. Белмим. Югыйсә җир дә җитәрлек бит инде. Моны да көфер аш диделәр микән…
Сарымсакны әйтәсе дә түгел инде, аны әле без бәләкәй чакта да үстерүче сирәк иде. Минем иптәш малай әтисенең папирусын урлап алып чыкканда, тәмәке исен бетерергә дип берәр тырнак сарымсак та эләктерә. Шуны ашап, кеше арасына керсәң: «Фу, сасыган!.. Әндри дәдәйгә кунакка бардыңмы әллә?» – дип чырай сыталар иде. Әндри дәдәй күрше керәшен авылында яши, безнең авыл ирләре качып кына аннан самогондыр, салодыр алып кайталар иде.
Сарымсак кына түгел, хәтта суган да үстермәгән чорлар булган икән. Монысын үземнең әни сөйләде. Кыз чакларында инде, май сатарга дип мукшы авылындагы базардан кайтканда суган басуына юлыкканнар болар. Кемнең нинди буш савыты бар, шуңа суган тутырып алып кайт­каннар. Әни өйгә кайтып кергәч, дәү әни сорый икән: «Каян алдың моны?» – дип. Кайдан алганын белгәч, пыр тузынырга тотынган: «Ураза айларында урлашып йөреп, мине тәмугка кертергә җыенасыңдыр инде. Бар, кайдан алдың, шунда илтеп куй, өйгә кертәсе булма!» Шуннан әни кире алып чыгып киткән инде. Күрше авылга кадәр барып тормаган, елгага гына түгеп кайткан. Суган үстермәгәннәр авылда, басуда да, шәхси хуҗалыкта да. Кирәк тапсалар, сатып алганнар, әмма үзләре үстермәгән.
Яшелчә тутырып аш пешерү гадәте дә юк иде. Ашаганнары камыр ашы, ит, сөт, бәрәңге булган. Боларны белгәч, ата-бабаларның бу кылыгы беркадәр сәер булып тоелды. Хәтта ахмаклык, ялкаулык шикелле… Тик соңыннан гына мин моның дин белән бәйле икәнен аңладым. Ә халык ул дәвердә диннән язмаган булган. Социализм чәчәк аткан чорда да безнең әбиләр ишек бикләп намаз укый, берәр өйгә җыелып китап сөйлиләр иде. Хәреф таныганнары алмаш-тилмәш укый, укыганын аңлатып тәфсилләп бара. Шуны «китап сөйләү» дип атыйлар.
Әле хәзер дә дини мәҗлесләрдә табынга яшелчә ашы, салат-фәлән кую юк. Токмачлы аш, ит, бәлеш, камыр ризыклары, җиләк-җимеш кенә була… Менә шуларны уйлагач, ата-бабаларга хөрмәтем артты. Хәтта ачлык дәвердә дә алар үзләре хәрам дип исәпләгән нәрсәләргә үрелмәгәннәр. Менә бу – сафлык билгесе. Дин ул тамак хәстәреннән өстен булганда гына сафлыгын саклый ала. Ә корсак һәм кесә дәрәҗәсенә төшсә, бизнеска әверелә.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү