Татарстанлыларны яман шешкә тикшеренү узарга өндиләр

Сәламәтлекне онкология авыруларына тикшерү бик мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.

«Сәламәтлегең турында кайгыртудан баш тартырга ярамый, чөнки без барыбыз да аның турында кайгыртуның барыннан да элек гражданның үз бурычы булуын яхшы аңлыйбыз. Әйе, хастаханәләр һәм поликлиникалар әзер, әмма кеше үзендә җаваплылык табарга һәм әгәр мин хәзер тикшерелмәсәм, соң булырга мөмкин, дип уйларга тиеш», — диде спикер.

Баш табиб хастаханәнең лаборатория һәм техник базасы пациентларны кабул итәргә әзерлеген әйтте, татарстанлыларны сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм онкология авыруларын профилактикалу турында онытмаска өндәде.

Һидиятов искә төшергәнчә, Татарстан поликлиникалары үз эшләрен тулы күләмдә яңадан башлап җибәрде. Беренчел медицина челтәрендә диспансеризация ярдәмендә яман шешкә тикшерергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүче һәр 33 кеше онкология хезмәтендә хисапта тора.


Фикер өстәү