Әти васыяте
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан минем дә сугышны кичкән әтием турында истәлекләр белән уртаклашасым килә.
Сугыш урлаган балачак…
Безнең Арча районында да сугыш чоры балалары үзләренең күргәннәрен сөйли башласа, күзләреннән яшь китми, тыңлап утырып ирексездән безнең дә күзләр яшьләнә…
Авылым горурлыгы
1925 елның 25 августында Зур Бирәзә авылында яшәүче Газизә белән Шәфыйк гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән ул.
«Балкыш» яшәртә!
Татарстанда яшәүче өлкәннәр фестиваль турында әнә шулай ди. Аларның күбесе җыр-моң белән яши. Сәхнәдә чыгыш ясап, үзенә көч таба.
Тәмле телле Матур апа
Өлкән буын кешеләре белән аралашкан саен, үземә бер дөнья ача барам. Әле Матур апам Сафиябану белән озак кына сөйләшеп утырып, әллә никадәр мәгълүмат җыйдым. Мине сокландырган нәрсә турында язасым килеп китте.
Атлар да елый
Кырык бернең җәе искә төшә,
Тугайлардан атлар кайтканда.
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да.
Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!
ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Шушы истәлекле дата уңаеннан газетада Саба районыннан сайланган Татарстан Югары Советы депутатлары турында язасым килде.
Батырлык онытылмый
Дүрт ел дәвамында барган бу аяусыз сугыш илебезнең әзмәвердәй ир-егетләре белән башланып китсә, соңгы елларында әле тормышның ни икәнен дә аңлап өлгермәгән япь-яшь егетләр җилкәсенә төшә.
Алтын туй
Рабига һәм Рифат Сафиннар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Нәкъ 50 ел элек, 28 августта, аларның гаилә елъязмасы языла башлый.
Вафия әбигә – 90!
Балтач районының Чапшар авылында яшәүче тыл ветераны Гыймадиева Вафия Салих кызына 90 яшь тулды.
Күпне күргән, күпне кичергән
Апас районының Шыгай авылында гомер итүче 90 яшьлек Тәхтебану әби гомер эчендә күпне күргән, күпне кичергән. Биш яшендә чагында йортлары янып китә. Кияргә киемнәре, ашарга бер телем ризыклары калмый.
Күңел яшьлектә калган
Түбән Барыш авылында яшәүче Рөстәм һәм Рушания Яруллиннарның тормыш һәм гомер юллары үрнәк тә, гыйбрәтле дә. Алар 55 ел тигез матур гомер итәләр.
«Кызым, үлүен үләрбез, тик бер туйганчы ипи ашыйсы иде»
Вафирә апаның да күңелендә йөргән хатирә-истәлекләре тыңлаучы барында чишелде дә китте. Аның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Биографиягезне пычратмагыз, ул караламага язылмый, турыдан-туры акламага языла»
Әтиебез Закиров Расыйх Закир улы Буа районы (ул чакта Буденный районы булган) Янтуган авылыннан 1943 елның салкын кыш башында 17 яше тулыр-тулмас фронтка алына. Башта аны Суслонгер лагерена уку батальонына җибәрәләр. Шунда күргәннәрен сөйләүдән чәчләрең үрә торырлык.
Алты бала бәхете
Нәкыйп бабам һәм Фагыйлә әбием Мөбарәкшиннар Арча районы, Күлтәс авылында туып, бөтен гомерләрен шушында яшәделәр. Бер-берсенә ныклы терәк булып, 58 ел парлап гомер иттеләр.
Беренче директор
Алабуга балалар йортының беренче директоры, өч сугышта катнашкан Мәхмүт Сәйфуллин балалар йорты белән ил өчен бик авыр вакытта җитәкчелек итә.
Исән булсам, кайтырмын!
1932 елның 21 июнендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган Расиха апа Гыйльфанова (Мөстәкыймова), сугыш башланганда, 9 яшендә генә булган.
Үзе китсә дә, эше калды
Кеше хәлен аңлый белүче, һәрчак ярдәмгә килүче укытучыларым, коллегаларым, остазларым һәм якын туганнарым иде Миргасим абый белән Тәкыя апа.
Аның өчен һәр туар көн – бүләк!
Хатын-кызның яшен сорамыйлар, дисәләр дә, Бәрлебашында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Вакатова аны беркайчан да яшерми.
Яралы булса да, исән!
Сугыш башланганда, Сәкинә апага 11 яшь була. Төнлә каравылчы Гайнулла бабай бик каты итеп ишек какканга барысы да сикереп тора. Ул тиз генә әтиләрен алып чыгып китә. Аның артыннан өйдәгеләр дә чыгып йөгерә.
104 яшьлек Өммениса Һадиева: «Гомерем буе кешеләргә авыр сүз әйтмәдем»
104 яшьлек Өммениса Һадиева моңарчы чишмәдән суны үзе ташыган. Туган көненә бүләк итеп, җирле үзидарә рәисе су кертергә вәгъдә биргән.
Рәхмәт, әни!
Истәлек альбомнарын карап утырырга яратам. Ничә генә актарсам да, кабат-кабат бер сурәтне карыйм. Янил авылының балалар бакчасында сугыштан соң төшерелгән бу фотоның беренче рәтендә әнием утыра.
«Сабантуй көнне булачак хатыным килен булып төште , инде менә 55 ел бергә без»
Бизәкле, тимер капкалы, матур йөзлекле Нигъмәтуллиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бактың исә, бер түбә астында өч буын вәкилләре гомер итә икән.
«Әти кайгыдан ашаудан калып, чигә чәчләре агарып чыккан иде»
Әтием Әхәт Миңнуллинны язмыш күп тапкыр сыный. Сугышка кадәр әниләре үлеп, ул Сәкинә һәм Сәгыйрә апалары белән ятим кала. Ә инде әтиләре сугышка китеп һәлак булгач, аларны үги әниләре Фәрхисорур тәрбияләп үстерә, балалар йортына бирүдән коткарып кала. Әти шуңа әбиебезгә гомер буе рәхмәтле булды.
Тукай районында хатын-кызлар скадинваия таяклары белән йөреп сәламәтлекләрен ныгыта
Тукай районының Нефтебаза бистәсе хатын-кызлары сәламәтлекләрен кайгыртып яши. Алар көн саен скадинваия таяклары белән йөри икән.
Чүпрәле районы кешесе гомеренең 56 елын урманда яшәгән
Чүпрәле районы территориясенең 3051 гектарын урманнар били. Шуның 2400 гектары Мөбинҗан Мәхмүтов урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән елларда утыртылган. Мөбинҗан ага, тормыш иптәше Нурхания апа белән, гомеренең 56 елын урманда яшәгән. Шунда 4 баласы туган.
27 ел Донбасста яшәгән Зөлхәбирә һәм Хатамьян Сабировлар: «Туган якка кайтуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз»
Кукмара районының Адай авылыннан Зөлхәбирә һәм Хатамьян Сабировлар гаиләсе өчен гыйнвар ае аеруча истәлекле, чөнки ул аларга ел саен яшьлек туйларын хәтерләтеп тора. Менә инде алар алтмыш ел бер сукмактан атлый.
Тәскирә һәм Камәртдин Хәйретдиновлар: “Бер-береңне санлап яшәсәң, тормыш җиңел уза”
Апас районының Дәвеш авылында яшәүче гаиләсе – авылның күрке. Бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни булып, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә ирешеп, 53 ел бергә гомер кичерә алар.
Тырышлыклары, тату, бердәм, гадел һәм гади булулары белән аерылып торалар. Үз үрнәкләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 11 онык һәм 4 оныкчыклары өчен кадерле дәү әти, дәү әни булып яшиләр.
Камәртдин абый 40 елдан артык шофер булып эшли. Бүген ул дин юлында. Мәчеттә мөәзин вазифасын башкара. Авылга моңлы азан тавышын яңгырата.
Талчыбыктан төрле әйберләр үрүче Юсуп Бикниязов: «Интернеттан өйрәндем дә эшли башладым»
Сөйкемле, тыйнак, ягымлы, рәхим-шәфкатьле Рәисә апа белән жор телле, энергиясе ташып торган, дөнья дилбегәсен әле дә кулында нык тотучы Мөбин абый КӘРИМУЛЛИННАР – тырыш хезмәтләре белән танылган, бәхетне туган җирдә тапкан кешеләр. Алар бу көннәрдәбриллиант туйларын бәйрәм итә.
Дүрт елга якын солдат шулпасы чөмереп кайткан, кызларның хушын алырдай чибәр егетнең Хор.Ключ авылы гүзәлен – Рәисәне алып кайтканда кызга әле 17 яшь тә тулмаган була. “Мин яшь бит әле,“ – дип кияүгә чыгарга карышкан кызга булачак каенанасы: “Өч кызым да кечкенә, бергәләп үсәрсез,“ – ди. Моннан 60 ел элек әнә шулай башлана Кәримуллиннарның гаилә тарихы.
Бар яктан үрнәк Владимир Кузнецов: «Мин туган җиремдә яшәвем белән горурланам, бу бик зур бәхет бит!»
Кузнецовларның гаиләсе күп балалы булган.
Беренче булдым!
Моннан 36 ел элек,1986 елның 17 декабрендә СССРда беренче ветераннар Советы төзелде (1991 елның 27 ноябрендә ул “Россия Ветераннар Советы” дип үзгәртелде). ТАССРда беренче Ветераннар Советы төзелүгә 2023 елның май аенда 36 ел тула. Ә безнең Иске Абдул авылында беренче ветераннар моннан 54 ел элек, 1968 елның 9 маенда төзелде. Һәм мин 36 ел дәвамында авылыбызда Ветераннар Советы рәисе булдым.
Шулай итеп мин, СССРда һәм ТАССРда – беренче Ветераннар Советын төзүче, аны беренче рәисе һәм иң озак Ветераннар Советы рәисе булып эшләүче кеше булдым. Моның белән бик горурланам.
84 яшьлек чемпион Мәннаф Хөҗҗәтов: «Малай кешене ир-ат тәрбияләргә тиеш»