Вафия әбигә – 90!

Балтач районының Чапшар авылында яшәүче тыл ветераны Гыймадиева Вафия Салих кызына 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Хәйруллина, юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Вафия әбигә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.


Фикер өстәү