Авыру оптимисттан «курка»: тотрыксыз һава торышында чиргә ничек бирешмәскә?

Һава торышының көзге үзгәрешләре күп кешегә начар тәэсир итә, кәефләрен боза. Кешеләр тиз кызып китүчәнгә әйләнә, йөрәк турысы, башлары авырта, хәлсезлек, йокы килү, арыганлык биләп ала, кан басымы уйный, хроник чирләр баш калкыта.

Гомуми практика табибы Рәшит Фәттахов (фото) фикеренчә, һава торышына бәйлелек авыру түгел.

Шулай да организмның хәле бик үк әйбәт булмавын белгертүче сигнал булып санала. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары, бронхлар, үпкә авырулары, астма, вегетатив нерв системасының эшчәнлеге бозылган, башы, күкрәк читлеге имгәнгән кешеләр табигать көйсезләнгәнне аеруча авыр кичерә. Хәер, сау-сәламәт кешеләрнең дә, һава дымлылыгы, температура, атмосфера басымы кисәк үзгәрү, магнит давыллары аркасында кәефе төшәргә, зиһене таралырга мөмкин. Җитмәсә, бу фасылда иммунитет та көчсезләнә, организмга төрле инфекцияләр үтеп керүгә каршы тору кыенлаша.

Җәйдән көзгә күчкәндә, температура акрынлап кына төшә барса, авырлыгы бик сизелми әле. Ә кинәт суытып җибәрсә, атмосфера басымы да шулай кинәт күтәрелә. Атмосфера басымы югары булганда, үзгәрешләргә сизгер кешеләрдә тынычсызлык, йокысызлык барлыкка килә, юк-барга ачулары чыга. Моны булдырмас өчен, көн дәвамында – песи үләне (валериана), арыслан койрыгы (пустырник) тамчылары, ә төнгә җылы сөт яки ромашка чәе эчәргә мөмкин.

Озак кына салкын торганнан соң, көннең кисәк җылынуы да начар. Бу очракта атмосфера басымы шулай ук кисәк төшә, һавада кислород кими. Мондый һава торышы бөере, йөрәге авырткан, гормональ тайпылышлары булган, матдәләр алмашы акрын барган кешеләр өчен уңайсыз. Үзгәрешләргә бирешмәскә калийга, магнийга бай ризыклар (банан, йөзем, күрәгә, кабак, диңгез кәбестәсе, майлы балык) ашау булыша. Чабыр, арыслан койрыгы, бөтнек төнәтмәләре эчү файдалы. Организмдагы ионнар балансын тигезләү өчен, маринадланган яшелчәләр яисә тозлы балыклы бутерброд ашап куярга ярый.

Йомырка һәм балык ашагыз

Гомумән, туклануга аерым игътибар бирергә кирәк. Галимнәр шуны ачыклаган: көзге болытлы көннәрдә кирәгеннән артыграк ашыйбыз икән. Чөнки организмга D витамины җитми (кояш булмагач, барлыкка килми), шуңа күрә тамак туйганны баш миенә хәбәр итеп торучы гормон да азрак эшләп чыгарыла. Симереп китмәс өчен, ризык туклыклы, ләкин җиңел булырга тиеш. Яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Керән белән сарымсак өстәлегездән төшмәсен. D витаминына бай азыклар (йомырка, балык) ашагыз, әчегән сөт продуктларын да онытып бетермәгез. Каһвә, чәй, исерткеч эчемлекләрдән, ыслаган, тозлы-борычлы, татлы әйберләр ашаудан тыелыбрак торыгыз.

Оптимистка чир тими

Көзен сәламәтлегегезне ныграк кайгырту да комачауламас. Күбрәк хәрәкәтләнегез, саф һавада йөрегез. Һава торышы нормадан тайпылган көннәрдә гадәттә йокы да бозыла: төнлә берничә тапкыр уяныла, ә иртән үзеңне бер дә ял итмәгән, кыйналган сыман тоясың. Көн саен бер үк вакытта (кичке сәгать уннан соңга калмыйча) ятарга, иртән бер үк вакытта уянырга тырышыгыз (йокы туярлык булсын). Уянгач, шунда ук сикереп тормагыз, сулыш гимнастикасы ясагыз, муен-җилкә тирәсен җиңелчә массажлагыз.

Күп кеше кан басымы югары икәнне белми дә, басымны төшерә торган даруларны үзе белән йөртми. Табигать көйсезләнгәндә, кан басымын ешрак үлчәргә, табиб билгеләгән даруларны эчәргә кирәк. Тик шунысы бар: кан басымын бик тиз төшерүдән кеше аңын җуярга мөмкин. Болай булмасын өчен, җай белән генә тәэсир итә торган ышанычлы даруларны кулланыгыз. Мәсәлән, каптоприл нигезендә ясалганнарны.

Киенү дә әһәмиятле: тирләп-пешәрлек тә, калтырап туңарлык та булмасын.

Иң мөһимен истә тотыгыз: чирләр хисләр һәм уй-фикерләр нигезендә формалаша, шуңа күрә оптимист булыгыз. Һава торышы турында күңелсез фараз ишетеп, котыгыз очмасын. Хәвефләнүчән, урынсызга шомланучан кешеләр үзләрен үзләре җәфалый. Көн бозылачак, хәлем начарланачак, дип көтеп торсагыз, нәкъ шулай булачак та.

Үләннәр ярдәм итә

Баш авырту, тиз ару, сүлпәнлектән

Дүләнә (боярышник) һәм гөлҗимеш җимешләрен, сөйкемле куак (заманиха) тамырын, сары мәтрүшкә, ромашканы тигез пропорциядә бергә катнаштырырга. 15 г катнашмага 1 стакан салкын су салып, 4 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут су мунчасында җылытырга. Сөзеп, барлыкка килгән сыеклыкны көн дәвамында эчеп бетерергә.

Түбән кан басымыннан

10 өлеш сары мәтрүшкә һәм 1 өлеш шома көпшәне (дягиль) утка чыдам савытка салып, 3 сәгатькә кызу мичкә куярга. Шул катнашманы чәй итеп эчәргә.

Температура һәм дымлылык кинәт үзгәргәндә

3 өлеш каен яфрагы, 3 өлеш ромашка, 2 өлеш наратбаш, 2 өлеш зәңгәр мәтрүшкә, 1

өлеш тмин орлыгы җыелмасы булыша. 2 аш кашыгы җыелмага 1 стакан шау кайнар су салып, 2 сәгать төнәтергә. Аннары сөзеп, ашарга 20 минут кала көнгә 2 тапкыр эчәргә.

Магнит давыллары башланырга, һава торышы үзгәрергә берничә көн кала эчәргә тотынып, аннан соң да дәвам иттерсәң, үсемлек җыелмаларының файдасы тагын да зуррак.

*Тискәре йогынтысы булу ихтимал. Алдан табиб белән киңәшегез!

 


Фикер өстәү