Алексей Песошин Өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  Өлкәннәр көне уңаеннан котлау юллады.

— Хөрмәтле Татарстан Республикасы ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үземнең исемемнән безнең өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котларга рөхсәт итегез, — дип мөрәҗәгать итә Премьер-министр татарстанлыларга. — Сезнең үз эшегезгә тугрылыгыгыз, үз җирегезгә чиксез мәхәббәтегез безнең республикага Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында күп төрле юнәлешләр буенча замана дәрәҗәсендәге үсешләргә ирешергә мөмкинлек бирде.

– Сез үсеп килүче буынны хуплап, киңәшләр биреп, киләчәктә уңышларга ирешү өчен аларга этәргеч бирүче көч. Ничек кенә авыр булмасын, сез беркайчан да үз илегезгә һәм аның мөмкинлекләренә ышанычыгызны югалтмадыгыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карадыгыз һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбыз үрнәге булган хезмәт итү дәрәҗәсен төшермәскә сүз бирәбез, — , — диелгән котлауда.

Алексей Песошин мөрәҗәгатендә өлкән буын белән горурлануын белдергән, озын бәхетле гомер теләгән.


Фикер өстәү