Кукмарага баргач күрергә кирәкле 7 УРЫН

1) Мәчкәрәдәге беренче җәмигъ мәчет. Ачык һавадагы музейны хәтерләтә. Ул 1791 елда төзелгән. 1793 елда биредә беренче намаз укылган. Төзетүчесе – беренче гильдия сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев.

2) Күз чишмәсе. Дусай авылындагы бу чишмәнең шифалы суы күз авыруларыннан дәвалый, диләр. Чишмәнең кайчандыр мәчет урыныннан бәреп чыгуындамы, яисә элеккеге бакыр рудниклары якын булуындамы икән әллә хикмәте?

3) Родыгиннар йорты. Әлеге йорт сәнгати яктан эшләнеше белән кызыклы. Ул хәзер музей буларак эшли. Йорт 1870 елда салынган. Беренче катында хезмәтчеләр, икенче катында хуҗалар яшәгән.

4) Оштырма-Юмьядагы православ чиркәве. 1843 елда төзелгән бу бина совет чорында клуб буларак хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында монда 210 нчы полкның 147 нче укчы дивизиясе солдатлары яшәгән. 2010 елда гына ул чиркәү буларак эшли башлый.

5) Имән.  Кукмарадан 17 чакрым ераклыкта Ятмас-Дусай авылы тирәсендә күпгасырлык имән үсә. Имән биеклеге – 24 метр, ә аның юанлыгы 5 метрга якын. Белгечләр имән яше 300 елга җитә дип санаганнар, тик җирле халык имәнгә 500 елдан да күбрәк дип саный.

6) «Кукмара» күпере. Нурминка елгасы өстендә урнашкан бу төсле күпер янында кояш баеганда фотосурәткә төшсәң, үзеңне Европада йөргәндәй хис итәрсең. Артта – яшел, куе таулар, күпер үзе төсле-төсле һәм утлар белән бизәлгән.

7) Кызыл Тау. Зур Кукмара авылы янында Кызыл Тау дип йөртелгән кыя бар. Кайчандыр җирле халык биредән ком ташыган. Хәзер исә бу кыялар туристларның иң яраткан урыннарының берсенә әйләнгән. Бирегә килүчеләр аны үзләренчә «каньон» дип йөртәләр, ди.  «Халык агыла бирегә. Аеруча Йошкар-Ола, Казаннан күп киләләр. Башкортстаннан кадәр килүчеләр бар. Яшь кияү белән кәләшнең дә яраткан урыны бу. Җырчылар клиплар төшерә, егет һәм кызлар бик күп фотосессия ясый. Узган атнада бирегә 50 машина җыелган иде», – ди авыл халкы.

 


Фикер өстәү