Ана капиталына кызыгып, авыру бала табучылар арткан

Башкортстанда хатын-кызларның, ана капиталына кызыгып, авыру һәм эшкә сәләтсез балалар табуы хакында яза Башинформ.

Медицина күрсәткечләре буенча, яралгы үсешенең кимчелекләре ачыклангач, хатын-кызларның йөклелекне өзү мөмкинлеге булган, тик алар баш тартканнар.
Мондый балалар, гадәттә, бер яшькә кадәр дә яшәми, ди белгечләр. Бу категория республикада нарасыйлар үлеме санының барлык очракларының яртысын тәшкил итә, дип хәбәр иткән республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

«Ана капиталы артыннан куу бара һәм, үсешендә кимчелекләр булып, йөклелекне өзү өчен медицина күрсәткечләре булуга карамастан, яшәргә сәләтсез балалар тудыралар. Кызганычка каршы, баланың яшәргә сәләтсез булуын һәм, медицина фәненең казанышларына карамастан, якындагы көннәрдә һәлак булачагын аңласалар да, ана капиталын алырга теләп, исән калдырырга омтылучылар да бар», — дигән ул.

 


Фикер өстәү