«Ярдәм» фонды, иң яхшы 100 проект исемлегенә кереп, Россия Президенты грантын откан

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди мәкаль. Шөкер, башкалабыздагы «Ярдәм» мәчете каршында эшләп килүче «Ярдәм» милли ислам иганәчелек фондының игелекле эшләрен беләләр һәм хуплыйлар. Әле 2018 елда гына ярдәмлеләрнең «Күңелең күрсен, ишетсен» дигән проекты, Президент грантлары фонды үткәрә торган конкурста җиңеп чыгып, саллы матди ярдәм алуга ирешкән иде.

Фәрештәләрнең «Әмин!» дигән чагына туры килгәндер: начар күрүчеләрне һәм күрмәүчеләрне рухи тернәкләндерү, актив тормыш рәвешенә кайтаруны максат итеп куючылар быел да, иң яхшы 100 проект исемлегенә кереп, Россия Президенты грантын отты. Шул уңайдан 30 сентябрь көнне «Ярдәм» мәчетендә матбугат җыелышы уздырылды. «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлов сөйләвеннән аңлашылганча, әлеге игелекле гамәлнең туктап торганы юк. «Күңелең күрсен, ишетсен» проектын дәвам иттереп, 2021 елның 31 декабренә хәтле эшлисе эшләренең күләмен, бәясен 15, 5 миллион сумлык булыр дип тәгаенләгәннәр. Менә шуның 9,9 миллион сумын, ягъни өчтән икесен Президент грантлары фонды бирәчәк. Калган чыгымнарны капларга үз эшкуарларыбыз, хәлле кешеләребез булышмый калмас дип өметләнә ярдәмлеләр.
– Әлеге йөз социаль проект исемлегенә керү – республикабыз өчен дә горурлык. Мохтаҗларга саллы ярдәм буларак, республикабызда яшәүчеләр өчен дә куанычлы вакыйга бу. Без үз чиратыбызда мәгълүмат кырында сезне һәрдаим хуплап торачакбыз. Бу саваплы хезмәтегезне алга таба да дәвам итегез. Сезнең тәҗрибәне өйрәнергә Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ илләреннән дә киләләр. Башкаларга бик матур үрнәк күрсәтәсез, – дип рәхмәтен җиткерде аларга матбугат җыелышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Дөрес, быел язын дөньяда башланган пандемия зәхмәте «Ярдәм» фонды эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. Тернәкләндерү курслары тукталып калса да, күп балалы мохтаҗ гаиләләрне, инвалидларны, ялгызы бала үстерүче аналарны, сукбайларны кайнар ризык яки азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүгә кереште алар. Бигрәк тә ураза вакытында ике мең кешегә җылы ризык тарату үзенә күрә мавыктыргыч һәм үтә җаваплы эш булды. Эшкуарлар белән беррәттән, гади халык арасыннан фонд эшчәнлегенә ярдәм итүчеләр сафы артуы белән дә истә калды рамазан ае.
Ярдәмлеләрнең максаты, нияте үзгәргәне юк. Болар – күрмәүчеләрне рухи тернәкләндерү, сәламәтлекләрен ныгыту, Брайль ысулы буенча ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәтү; кул эшләренә, ризык пешерү серләренә төшендерү. Иң мөһиме күрүе үтә начарланган яки бөтенләй күрми башлаган кешеләр үз эченә бикләнмәсен, төшенкелеккә бирелмәсен, үз ишләре белән генә түгел, башка ватандашларыбыз белән дә аралашсын. Әнә бүген биредә укытучы булып эшләүче Марсель Ибраһимов «Ярдәм» эшчәнлегенә нигез салучылар белән сабый чагында, «Сөләйман» мәчетендә эшли башлаган ислам җәйләвенә йөргәндә үк танышкан булган. Шунда, их укытучы булырга иде, дигән хыялы туган. Тора-бара ул башкалабыздагы ислам көллиятен тәмамлаган, Россия Ислам университетында укып чыккан, бүген КФУ магистранты һәм «Ярдәм» тернәкләндерү курсына килүчеләргә дин гыйлеме бирүче остаз да. Озын сүзнең кыскасы, укытучы булырга иде дигән хыялын тормышка ашырган егет.
Шунысы да бар. Әлеге грантны оту – республикабызда яшәүчеләргә генә түгел, илебездәге барча күрмәүчеләр өчен дә шатлыклы вакыйга. Биредә татарстанлылар гына түгел, илебезнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче мохтаҗлар тернәкләндерү курсы уза ала. Оренбург өлкәсеннән килгән Марина Борисова, Иркутск өлкәсеннән килгән Людмила Павлова, Уфадан килүче Мансур Мостафиннарның матбугат җыелышында, моннан кайтуга, их тагын Казанга барырга иде, кайчан чират җитәр икән дип сагынып көтеп торачакбыз, дип сөйләүләрен ишеткәч, башкалабыз өчен тагын бер кат сөенсәң, нигә башка төбәкләрдә дә шушындый үзәкләрне ачмыйлар, оештырмыйлар икән дип көенеп куясың.
15 сентябрьдә башланган беренче төркем инде 14 октябрьдә укуын тәмамлаячак. 2021 елның 31 декабренә хәтле шушындый алты курста җәмгысы 270 кешене укытып-өйрәтеп, тернәкләндереп чыгарырга ниятли ярдәмлеләр. Бирсен Ходай!

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү