Өлкәннәр өчен бушлай чаралар һәм хезмәт күрсәтүләр булачак (ПРОГРАММА)

Республикада  1 – 10 октябрь көннәрендә әби-бабайларга кадер-хөрмәт тагын да арта. Алар өчен музей, концерт, күргәзмә заллары ишекләрен ача. Шулай ук бушлай чәч кистерергә, мунча керергә һәм аяк киемнәрен төзәттерергә була. Татарстанның һәр районында өлкәннәргә багышланган чаралар уза. Алар хакында район хакимияте аша белешергә була.

Казанда кая барырга?

– 1 – 6 октябрь көннәрендә – Василий Константин картина галереясы, Василий Аксенов музей-йортына.

Казан Кремле һәм аның филиаллары да өлкәннәргә бәйрәм чаралары әзерли:

– 1, 3, 9 октябрьдә – сынлы сәнгать музеенда экскурсияләр;

– 1 – 6 октябрьдә дәүләт рус музее хакында фильм күрсәтеләчәк;

– 1, 6 октябрьдә «Хәзинә» галереясында  күргәзмәләр эшли;

– 8 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Земфира Бикташеваның  ТАССРның 100 еллыгына багышланган шәхси күргәзмәсе ачыла;

– 1 – 10 октябрь – милли музейга;

– 1 – 5 октябрьдә зоопаркка барырга мөмкин;

– 2 октябрьдә Ленин исемендәге концертлар залында «Новая музыка» һәм «Казан нуры» оркестрлары чыгыш ясый;

– 7 октябрьдә биредә  «Балкыш» фестивале концерты уза.

Ункөнлек кысасында чәч кистерү һәм аяк киемнәрен төзәтү өчен үзегез яшәгән район хакимиятеннән талон алырга була.

 Өлкәннәр өчен тагын нинди чаралар уздырасын түбәндәге телефон номерларына шалтыратып белешергә мөмкин:

– Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы – 519-30-96;

– Вахитов һәм Идел буе районы –  264-30-96;

– Киров һәм Мәскәү районнары – 557-77-10;

– Совет районы – 272-17-97.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү