Эш урыннан 177 мең сум урлап, җинаять эзен калдырмас өчен янгын чыгарган

Башкортостанның Бәләбәй районы «Баженово» почта элемтәсе бүлеге башлыгы акча урлауда һәм бинаны яндыруда гаепләнә.

26 яшьлек хатын-кыз почта бүлеге сейфыннан 177 мең сум урлаган, ә аннары җинаять эзләрен яшерер өчен бүлектә янгын оештырган. Зыян якынча 700 мең сумга җиткән. Кыз гаебен таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.


Фикер өстәү