Собянин эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең 30%ын дистанцион режимда күчерергә кушкан

Мәскәүдәге оешмалар 5-28 октябрьдә хезмәткәрләрнең 30% ын өйдән эшләү режимына күчерергә тиеш. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянинның пәнҗешәмбе көнне, 1 октябрьдә, аның рәсми сайтында бастырылган Указында әйтелә.

«Мәскәү шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә 2020 елның 5 октябреннән 2020 елның 28 октябренә кадәр хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерүне тәэмин итәргә кирәк: хезмәткәрләрнең кимендә 30% ын», — диелә текстта.

 

 


Фикер өстәү