Зыян күрүчеләр Рамил Шәмсетдиновтан 37 миллион сумга якын акча таләп иткән

Узган елны хәрби хезмәттә вакытта, 2 хезмәттәшен атып үтергән 8 ен җәрәхәтләгән Рамил Шәмсетдиновтан зыян күрүчеләр, 37 миллион сум таләп иткән. Бу хакта аның адвокаты Равил Тугушев «РИА Новости»га сөйләгән. 

Дәгъваны җиде кеше белдергән: бишесе — 3әр млн сум, берсе — 5 млн һәм берсе — 16,73 млн сум тәлап иткән, дип сөйли аның адвокаты. Бу суммага мораль зыянны компенсацияләү дә кергән.

 


Фикер өстәү